Төзекләндерү дәвам итә
Тәтештә тротуарлар ясала һәм “Безнең ишегалды” республика программасы тормышка ашырыла.
(Тәтеш, 11 сентябрь, Тәтеш таңнары).
Хәзерге вакытта Горький һәм Свердлов урамнарында тротуарлар ясау бара.
– Шәһәрдә без әлеге төрдәге эш белән алтынчы ел шөгыльләнәбез, – дип уртаклашты подрядчы төзелеш оешмасы җитәкчесе Шамил Имаев. – Район хакимияте белән дә, кешеләр белән дә үзара уңышлы хезмәттәшлектә эшлибез.
Ул хәбәр иткәнчә, Горький урамында плиткадан ясала торган яңа тротуарның озынлыгы – 230 метр, Свердлов буенча – 350 метр, киңлеге 2 метр булачак.
Әлеге оешма күпкатлы йортларның ишегалларын төзекләндерү белән дә шөгыльләнә.
– Мәктәп урамындагы 5нче йорт адресы буенча эшне төгәлләдек, чиратта – Толстой урамындагы 5нче йорт ишегалды һәм Тәтешкә 200 ел урамы буенча берничә ишегалды, – диде Шамил Мөдәрис улы. – Җәяүлеләр сукмакларын гына түгел, шулай ук керү юлларын да, машина кую урыннарын да ясыйбыз. Барлык эшләр дә төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре, дәүләт стандартлары нормативлары буенча башкарыла. Төзекләндерү проектлары яшәүчеләр белән килешенгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев