Учак ягу һәм чүп яндыру тыела
Татарстан территориясендә 25 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус тәртип кертелә.
Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре Тәтеш халкына бу вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерә. Тыела: учак ягу, чүп-чар, коры үлән һәм көнкүреш калдыкларын яндыру; торак пунктларда, балаларны сәламәтләндерү оешмалары территорияләрендә, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендә, шулай ук урманнар белән чиктәш икътисад объектларында ризык әзерләү өчен ачык ут куллану (шул исәптән мангалларда һәм кыздыру җайланмаларында). Бу кагыйдә җәмәгать туклануы объектларына (рестораннар, кафелар, барлар) кагылмый. Торак пунктларда, балалар ял итү урыннарында, бакчачылык ширкәтләрендә, сәламәтләндерү оешмаларында, урман-парк зоналарында, торфлы һәм урманнарга якын ачык мәйданнарда 1– 3 куркынычлылык классына кергән пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела; ачык ут белән җылытылган һава исәбенә күккә күтәрелә торган, идарә ителми торган янып торучан материаллардан эшләнгән әйберләрне очыру да рөхсәт ителми.
– Янгынга каршы махсус тәртип шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар ике тапкырга арта: гражданнар өчен – 10 000 сумнан 20 000 сумга кадәр; вазифаи затлар өчен – 30 000 сумнан 60 000 сумга кадәр; юридик белеме булмаган эшмәкәрләр өчен – 60 000 сумнан 80 000 сумга кадәр; юридик затлар өчен – 400 000 сумнан 800 000 сумга кадәр.
Чикләүләрне һәм кагыйдәләрне үтәү зур штрафлардан гына түгел, ә янгыннар белән бәйле фаҗигаләрдән дә саклап калырга ярдәм итә, – дип мөрәҗәгать итә район халкына дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре.
Гүзәл Сумочкина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев