Укучы гәҗит турында: Диана Минаева
Җәмгыять

Укучы гәҗит турында: Диана Минаева

Диана Минаева, Тәтештәге 2нче урта мәктәп укытучысы:

(Тәтеш, 9 июнь, “Тәтеш таңнары").  Диана Минаева, Тәтештәге 2нче урта мәктәп укытучысы:
“Әнием белән без район гәҗитен яздырабыз. Әлеге басма белән мин җиде яшьтән бирле дус – безнең йортта  аңардан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Әби дә, бабай да укыдылар, барлык туганнар да гәҗит белән берлектә яши. Анда бөтен кирәкле әйберләр дә бар, дип саныйм. Яңа санны кулга алгач, аның белән танышуны беренче биттән башлыйм. Котлаулар аеруча да кызыксындыра – матур, изге теләкләрдән кәеф күтәрелә. 

Педагог буларак, белем бирү учреждениеләре, укытучылар, мәктәп укучылары турындагы язмалар, мәкаләләрне эзлим. Әбием Кадрия Келәштә яши, шуңа да авыл хәбәрләрен бик теләп укыйм. Әгәр кызыклы мәгълүматлар тапсам, материалны дәрестә кулланыр өчен гәҗитне җыеп куям. Балаларга, менә, мәсәлән, Долгая Поляна хакында безнең гәҗиттә язылуын күрсәтәм. Бу материалны бөтенләй дә икенче төрле кабул итәргә мөмкинлек бирә. Ачык мисал аларның күбрәк хәтерләрендә кала. Укучылар үзләре дә берәр төрле мавыктыргыч язмалар тапканда өйләреннән гәҗитне алып киләләр. Шулай булгач, гәҗит һәркемгә кирәк, дип саныйм”.   


Нет комментариев