Укучы гәҗит турында: Любовь Тимарина
Җәмгыять

Укучы гәҗит турында: Любовь Тимарина

“Мин 30 елдан артык район гәҗитенең турылыклы абунәчесе...."

(Тәтеш, 2 июнь, “Тәтеш таңнары"). Любовь Тимарина, Монастырский: “Мин 30 елдан артык район гәҗитенең турылыклы абунәчесе. Һәм шушы вакыт дәвамында җирле матбугат басмасына кызыксынуым кимеми. Аның битләрендә күп төрдәге материаллар бастырылуы ошый: район тормышы турында күп нәрсәләр, белешмә мәгълүматлар бар, аш-су рецептларын, хуҗабикәләр өчен киңәшләрдән файдаланам. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл эшчәннәре, гади авыл кешеләре турында уку аеруча да күңелгә хуш килә – безнең кече ватанның тарихы әлеге кешеләр белән языла.

Мин мәдәният хезмәткәре буларак, якташларымның авыл китапханәсенә килгәч вакытлы матбугат белән кызыксынуларын беләм, беренче эш итеп район гәҗитен кулга алулары сөендерә. Укып чыккач яңалыклар хакындагы  фикерләрен белдерәләр, аралашканда кайберләренә төгәллек кертәләр, теге яки бу сорау буенча барысын да әйтәләр, алар гәҗит ярдәмендә район һәм республикадагы вакыйгаларны белеп торалар”.


Нет комментариев