Мин “Тәтеш таңнары”н кыз чактан ук яратып укыйм.
(Тәтеш, 10 декабрь, "Тәтеш таңнары).
Нурфия Сафиуллина, Кече Әтрәч: “Мин “Тәтеш таңнары”н кыз чактан ук яратып укыйм. Хәзер инде олыгайсак та, аңа булган соклану һәм ярату хисләре һич кенә кимеми. Язмаларның барысы да күңелемә хуш килә, әле тагын рецептлардан файдаланм, гаиләбезне тәмле пироглар пешереп сыйлыйм. Каенанам Сафура 91 яшенә кадәр гәҗитне укыды, шунда ук эчтәлеген дә сөйләп бирә иде. “Тәтеш таңнары”н шулай ук бик көтеп ала иде. Хәзер вафат инде. Үзем озак еллар хуҗалыкта сыер савучы, колхоз ашханәсендә аш пешерүче булып эшләдем. Шуңадырмы авыл эшчәннәре, терлекчелек тармагы, игенчелек хакындагы, хөрмәтле райондашлар турындагы язмаларны аеруча да үз итәм. Игъланнарны бик теләп файдаланабыз, чөнки берәр әйбер кирәк булса, телефоны язылган, шалтыратып белешәбез дә, барып кына алабыз, бик җайлы. Менә бүләк отармын бәлкем дигән өмет белән 2020 елның беренче ярты еллыгына квитанция күчермәсен керттем. Гәҗит бик эчтәлекле, вакытында килә, тырышып эшләгәнегез күренә. Матур фотолар бастырасыз, исән-сау эшләгез, укучыларыгызның саны артып торсын”.
Нет комментариев