Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучы гәҗит турында: Равил Меркиязов

Райондагы барлык яңалыкларны белеп тору өчен  без район гәҗитен бөтен гаиләбез белән озак еллардан бирле яздырабыз.

(Тәтеш, 31 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Равил Меркиязов, Нармонка авылы:
– Райондагы барлык яңалыкларны белеп тору өчен  без район гәҗитен бөтен гаиләбез белән озак еллардан бирле яздырабыз. Элек Тәтеш үзәгендә, хәзер хатыным белән Нармонкада яшибез. Әмма гәҗиттән аерылмадык. Үзем башыннан алып азагына кадәр укыйм. Яңалыклар туп­ланмасы ошый. Гәҗит битләрендә өлкәннәргә, хөрмәтле ветераннарга игътибар бүлеп бирелүе сөендерә. Язмалар тормышчан, мәгънәле. Яшьләр хакында да кызыклы күп нәрсәләр беләбез. Кешеләр яши торган кечкенә авылларның тормышы турындагы язмалар да күңелгә хуш килә. Законлы-законсыз кулланылыш турында шулай ук гәҗит битләреннән беләм, боларның барысының да кирәге чыгачак. Җирлекләрдә үзара салым буенча эшләр ничегрәк торуын, әлеге нияттән нинди эшләр алып барылуын шулай ук кызыксынып һәм дикъкать белән укыйм. Безнең авылда үзәк урамдагы юллар берничә елдан бирле инде борчуга сала. Моңа да игътибар итсәләр иде диясе килә. “Тәтеш таңнары”/“Авангард” коллективына – сәламәтлек, алгарыш телим, матур һәм файдалы язмаларны күп языгыз, гәҗит битенең күләмен зурайтырга да мөмкин. Ә 2020 елның беренче ярты еллыгына квитанция күчермәсен бирер һәм приз уйнатуда бәхетемне сынап карар өчен гәҗит редакциясенә махсус килдем. Көтмәгәндә бәлки безгә дә уңыш елмаер?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев