Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укытучыларны котладылар

Тәтеш районы педагоглары өчен Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

(Тәтеш, 7 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
Район мәдәният йортына педагогия хезмәте ветераннары, укытучылар, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укытучылары, көллият һәм техникум педагоглары җыелды. Җиңел булмаган һәм мактаулы хезмәтләре өчен аларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Район башлыгы урынбаса­ры Евгений Курков, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина лаек­лы бүләкләр тапшырдылар. Педагогия хезмәте ветераннары да чәчәк гөлләмәләре алдылар. Залдагылар аларга рәхмәтләрен аягүрә басып, көчле алкышлар белән белдерделәр. Районның мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы оешмасы советы рәисе Людмила Андреева профсоюз активистларына бүләкләр тапшырды.

ФОТОРЕПОРТАЖ: Тәтештә район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган концерт булды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день учителя