Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ул сырхауларны операциягә әзерли

18 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне

(Тәтеш, 19 июнь, «Тәтеш таңнары»). Тәтеш үзәк район хастаханәсендәге хирургия бүлегенең палата шәфкать туташы Барножон Рузиматованы пациентлар еш кына якын итеп – Барно дип йөртәләр. Ә бит аның таҗик исеме безнең өчен үзенчәлекле, бу “яшь күңел” дигәнне аңлата.

Медсестра Барножон Рузиматова.

Реклама

Ул Таҗикстан ССРның Худжанд шәһәрендә туа. Балачактан ук үзен медицинага багышларга хыяллана, әмма башта бухгалтер булырга укый. Дөрес, хыялын тормышка ашырырга бернәрсә дә комачаулый алмый, һәм 1996 елда ул “шәфкать туташы хезмәте” белгечлеге буенча медицина училищесын тәмамлау турындагы ­дипломны ала.  

– Укуымны дәвам итеп, югары белем алырга да мөмкинлегем бар иде, әмма гаилә хәлләре белән бәйле моны эшли алмадым, – ди Барножон Абдужаббор кызы. – Башта Худжанд шәһәрендәге 1 нче санлы хастаханәнең хирургия бүлегендә операция шәфкать туташы булып эшләдем. Ә 2006 елда ирем белән бергә Красноуральскига кайттык, анда ул хирург булып хезмәт куйды. Ике елдан соң сәламәтлек саклау министрлыгы аркылы Тәтештә эш тәкъдим иттеләр. 

Барножон Абдужаббор кызы район хастаха­нә­сендәге беренче эш көнен яхшы хәтерли: бу вакытта, дек­рет ялыннан соң, ул җә­рәхәтләр бәйләү кабинетында шәфкать туташы булып эшли башлый. Өлкән шәфкать туташлары Елена Сачкова белән Галина Моисеева аны вазифасы белән таныштыралар. 

– Елена Вениаминовна аннан соң да миңа һәрчак ярдәм итте, әйтергә кирәк, минем саклаучы фәрештәм булды. Эшкә мине баш табиб Равил Харисович Мө­барәкшин кабул итеп алды. Ул минем хәлләрем ничек булуы белән һәрчак кызыксынып торды, минем өчен ихластан борчылды. Хәзер дә безнең коллектив әйбәт. Миңа нәкъ тә хирургия бүлегендә эшләү бәхете насыйп булуына шатмын, – дип уртаклаша Барножон Абдужаббор кызы.

Ул сырхауларны опера­циягә әзерли, шуңардан соң аларның сәламәтлеге артыннан күзәтә, һәрбер авыруга һәрчак һәм һәр нәрсәдә ярдәм итәргә тырыша. Шәфкать туташы Барноның кайгыртучанлыгы ярдәмендә хирургия бүлегендәге сырхаулар тиз арада сихәтләнүгә таба ­баралар.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев