Үләмә аркылы күпернең икенче тормышы
Удельное Нечасово авылында Үләмә елгасы аша күперне капиталь ремонтлау эшләре бара.
Без зур күләмле эшләр барган объектта булдык, бу төзекләндерүгә караганда күбесенчә яңа корылма төзелешенә охшап тора.
Төшке аш алды вакыты булуга карамастан, объектта эшләр туктап тормый. Төзүчеләр аяз көннең һәр минутын югалтмаска тырышалар, чөнки һава торышы нәзберек, ул һәрвакыт кеше планнарына үзгәрешләр кертергә мөмкин. Ә күперне төзекләндерү өчен төгәл вакыт кысалары билгеләнгән, алардан тайпылырга ярамый.
Без килгән көнне объектта сигез кешедән торган бригада хезмәт куя, алар төзекләндерү барышында басып эшләү өчен басмалар ясыйлар иде.
Подрядчы оешма җитәкчесе Тимур Самойлов объектта даими рәвештә була һәм капиталь ремонт барышын шәхсән үзе контрольдә тота.
– Заказчының производство эшләре тәртибе буенча күперне тәмамлау вакыты – 20 ноябрь. Эшләр агымдагы елның май аеннан бирле алып барыла, без аларны иртәрәк, октябрь башына кадәр тәмамларга планлаштырабыз. Проект нигезендә, ГОСТ буенча, урау юл ясалган, бу Удельное Нечасово халкына авылдан тоткарлыксыз чыгып китәргә һәм аңа кайтып керергә мөмкинлек бирә. Иске күпернең төп өлеше инде сүтелде, тик терәкнең өске ягындагы әйберләре һәм күпер терәге очындагы тимер-бетонның чыгып торган урыннары (мәйданчыклар) гына калды. Хәзерге вакытта монолит эшләре алып барыла.
Күпер аралыкларын алга таба монтажлау өчен объектта материал бар, әлегә эшкә сигез белгеч җәлеп ителде. Бу этапта монтажлауга әле керешмәделәр. Керешкәч, белгечләр күбрәк, чама белән тагын алты кеше булачак. Моннан тыш, кирәк булганда, махсус техника җәлеп ителә, – дип билгеләп үтә Тимур Эдуардович. – Күпернең озынлыгы – 38 метр, аның торышы төзекләндерүне таләп итә иде. Таләпләр нигезендә, күпернең ике ягында да суны агызып җибәрә торган тимер-бетон улаклар булырга тиеш. Биредә исә улак бер якта гына булганлыктан, күперне су юа иде.
Яңа проект буенча сул якта да, уң якта да тимер-бетон улаклар булачак, шуңа күрә күпер озакка җитәрлек итеп салыначак.
Тимур Самойлов әйтүенчә, эш барышында күпер төзүчеләрдә кыенлыклар барлыкка килми, объектта үз эшенә җаваплы караучы профессионаллар хезмәт куя.
– Һава торышы эшләрне башкару вакытына йогынты ясый, әлбәттә. Ләкин без һава торышы аркасында билгеләнгән вакыттан артта калсак, моны һәрвакытта эшләп башкарырга тырышабыз, – дип басым ясый Тимур Эдуардович.
– Диагностика нәтиҗәләре буенча күпер канәгатьләндерерлек булмаган торышта иде. Шунлыктан район башлыгы Рамис Хатыйпович Сафиуллов Татарстан җитәкчелегенә Удельное Нечасово авылындагы күперне төзекләндерүне “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган төбәк программасына кертү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Аның максаты – хәрәкәт итү иминлеген арттыру, торак пунктларда транспорт белән үтеп йөрүне яхшырту, – дип белдерә Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин.
Төзүчеләр бригадасы чын күңелдән тырыша, чөнки аларның һәркайсы аңлый: Үләмә аркылы күпер Удельное Нечасово халкы өчен зур дөнья белән үзенчәлекле бәйләнеш җебе булачак. Ә кояшлы көннәр бары тик рух күтәренкелеге генә өсти: эш кайный һәм һәркемнең кәефе бик яхшы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев