Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Урамны ак чыршылар бизәде

Тәтеш районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган “Хәтер бакчасы” Бөтенроссия акциясе ­ актив рәвештә уза.

(Тәтеш, 6 май, “Тәтеш таңнары”). “Хәтер бакчасы” хәрәкәте Россиянең йөз меңләгән битараф булмаган кешесен безнең азатлык өчен көрәштә үз гомерләрен аямаучыларның истәлеген мәңгеләштерүдә берләштерә. Моннан тыш, акция экология өлкәсендә мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә – шәһәрләрне һәм поселокларны яшелләндерүгә, урман үсентеләрен торгызуга юнәлтелгән. 

Тәтешнең Горький урамы буенча агач үсентеләре утыр­туда шәһәрдәге “Каенкай”, “Әкият” балалар бакчалары педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре, “Форпост” яшьләр хәрәкәте активистлары, урманчылык хезмәткәрләре һәм битараф булмаган шәһәрлеләр катнашты.   

–     Агач үсентеләрен утыртуга без алдан ук әзер­ләндек. Акция үткәрү урынын район хакимияте белән килешенеп куйдык, ата-аналар комитеты белән әлеге эшне башкару турында фикер алыштык, педагогика ветераннарын чакырдык, әмма, ни аяныч, чарада барысы да катнаша алмады, Зинаида Никитина, Ирина Хәйруллина һәм Наталья Маргаринт килде, – дип сөйләде “Каенкай” балалар бакчасы мөдире Оксана Дубровская. – Агач үсентеләре утырту – балаларны тирә-юнь мохитне саклау эшчәнлегенә җәлеп итүнең бик яхшы ысулы. Сабыйлар балалар бакчасы тәрбиячеләре, хезмәткәрләре, әти-әниләре, әбиләре, бабайлары белән бергә бик теләп утырттылар, аларга моның күпереп торган ылыслы үсентеләр булуы аеруча да ошады. Без бергәләп барлыгы 40 бальзамик пихта утырттык. Бу шәһәребезнең яшел киләчәге өчен бик мөһим өлеш кертү. 

Исегезгә төшерәбез:
Бөек Ватан сугышында тынычлыкны нацизм һәм көч куллану алдында яклаган ­Россия халыкларының җиңүе турындагы тарихи истәлекне булдыруга юнәлдерелгән “Хәтер бакчасы” Бөтенроссия акциясе 2023 елның 18 мартыннан алып 22 июньгә кадәр уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Сад памяти»