Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ураза хакында

Рамазан аеның беренче ун көне – Аллаһы Рәхмәтенә ирешергә мөмкинлек бирелә торган вакыт.

Аллаһы Рәхмәтенә ирешү исә бик тә мөһим нәрсә, аңа ирешүче кеше чын бәхет иясе булды дигән сүз. Дөнья һәм Ахирәт бәхете бары тик Аллаһы Тәгалә Рәхмәте белән ирешеп килә. Дөрестән дә, безнең ниндидер уңышка ирешүебез, эш-максатларыбызның тормышка ашуы фәкать Аллаһы Рәхмәте һәм ярдәме белән бәйле.

Бервакыт Аллаһының Расүле ﷺ сәхабәләрен җыйды да:
«Бер кеше дә гамәлләре белән генә җәннәтле булмый, бары тик Аллаһының Рәхмәтенә ирешеп кенә җәннәтле була», – диде.

Чыннан да, гамәлләребезне кылып, алар Аллаһының Рәхмәтенә ирешүгә сәбәп булса, без мәңгелек бәхеттә булабыз икән.

Рамазан аеның икенче ун көне –гөнаһларның гафу ителү көннәре (мәгъфирәт).

Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны ярлыкасын өчен, Аңа ихлас күңелдән мөрәҗәгать итеп, гафу итүне сорарга кирәк.

Хәдисләрнең берсендә шундый тирән мәгънәле, уйландыра торган мәгълүмат хәбәр ителә:
көннәрдән бер көнне пәйгамбәребез Мөхәммәд саллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләм янына бер кеше килә дә фәкыйрьлектән, акча җитмәүдән зарлана.
Пәйгамбәребез ﷺ аңа:
«Аллаһыдан гөнаһларың өчен гафу итүен сора», – дип киңәш бирә.
Икенче кеше килеп:
«Хатыным белән ничә ел торабыз, әмма балаларыбыз юк», – дип, борчуы белән уртаклаша.
Мөхәммәд саллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләм аңа да:
«Тәүбә-истигъфар кылыгыз, гөнаһлар өчен Аллаһыдан гафу үтенегез», – дип җавап бирә.
Өченче кеше килеп Пәйгамбәребезгә ﷺ:
«Безнең җирлектә корылык, инде күп вакыт яңгыр яумый», – дип әйтә,
дүртенче кеше исә:
«Бездә яңгыр ява, ләкин уңыш юк», – дип зарлана.
Аларга да Мөхәммәд саллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләм шул ук сүзләрне кабатлый:
«Тәүбә-истигъфар кылыгыз, Аллаһыдан гөнаһларыгыз өчен гафу үтенегез», – дип нәсыйхәт кыла.
Моны ишеткән сәхабәләр аптырап:
«Йә, Аллаһының Расүле, дүрт кеше дүрт төрле мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте, әмма барысына да бер үк киңәш бирдең...», – дип әйтә.
Мөхәммәд саллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләм сәхабәләренә:
«Бу минем сүзем түгел, моны Аллаһы Тәгалә Коръәндә шулай киңәш итә...», – дип җавап бирә.

Әйе, Аллаһы Тәгаләнең мәгъфирәте (ярлыкавы) олуг нигъмәт, Галәмнәрнең Раббысы кичермәсә, безне якын итмәсә без мескен, ятим хәлдә калабыз.

Рамазан аеның өченче ун көне – тәмуг утыннан котылу көннәре.

Бу вакыт – уразаның ахыры.

Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Гамәлләр ахырына карап бәяләнә», – дип әйткән.

Ягъни, эшне башлау гына түгел, тулы рәвештә тәмамлау да бик мөһим икән. Кем дә кем шул көннәрне тәкъвалык белән ихластан гыйбадәттә үткәрсә, аның җәһәннәм утына керүгә сәбәпче булган гөнаһлары ярлыканыр һәм Рамазан ае ахырына ул гөнаһсыз, чиста күңелле бала кебек булыр.

Шунысын да аерым әйтеп китәргә кирәк: ахыргы ункөнлегенә мең айдан да хәерлерәк булган Кадер кичәсе дә туры килә. Игътикяф гыйбадәтенең дә нәкъ менә шушы чорга билгеләнүендә зур хикмәт бардыр.

Шулай итеп, Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә мөэмин-мөселманнарга бик күп бүләкләр вәгъдә итә, белгәнебезчә, Аллаһы Раббыбыз вәгъдәсен бозмас. Ә безгә бары тик Аллаһының шушы Рәхмәтеннән файдаланырга гына кирәк. Аллаһы Тәгалә хәерле сәламәтлекләр биреп, Рамазан айларыбызны да, Үзенә муафыйк булганча, изгелектә, гамәл-гыйбадәттә үткәрүләребезне насыйп итсә иде.

Инсаф хәзрәт Ибатуллин, «Динислам» мәчете имам-хатыйбы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ураза-байрам