Яңа ел агачларын махсус билгеләнгән урыннардан читтә кисү закон бозу булып санала һәм административ җаваплылыкка тартыла.
Урманда үз белдеклегең белән чыршы кискән өчен НИЛӘР ЯНЫЙ?
Урман үсентеләрен һәм куакларны законсыз кисү, аларга зыян китерү административ штраф салуны күз уңында тота
гражданнарга – 3 меңнән алып 4 мең сумга кадәр
вазифаи затларга – 20 меңнән алып 40 мең сумга кадәр
юридик затларга – 200 меңнән алып 300 мең сумга кадәр
Механизмнар, автомототранспортлар, үзйөрешле машиналар һәм башка төр техникаларны кулланып башкарылган шундый гамәлләр
административ штраф салуны күз уңында тота
гражданнарга – табигатьтән законсыз файдаланган продукцияне конфискацияләү белән, шулай ук административ хокук бозу җайланмасын конфискацияләү белән яки аңардан башка, 4 меңнән алып 5 мең сумга кадәр;
вазифаи затларга – табигатьтән законсыз файдаланган продукцияне конфискацияләү белән, шулай ук административ хокук бозу җайланмасын конфискацияләү белән яки аңардан башка, 40 меңнән алып 50 мең сумга кадәр;
юридик затларга – табигатьтән законсыз файдаланган продукцияне конфискацияләү белән, шулай ук административ хокук бозу җайланмасын конфискацияләү белән яки аңардан башка, 300 меңнән алып 500 мең сумга кадәр.
Тәтеш урман хуҗалыгы мәгълүматлары буенча
Нет комментариев