Утлы Ат елын каршылыйбыз
Җәмгыять

Утлы Ат елын каршылыйбыз

Көнчыгыш традициясе буенча Утлы Ат 2026 елның 17 февраленнән алып идарә итә башлаячак һәм 2027 елның 5 февралендә йолдызлы офык артына кереп яшеренәчәк.

Ат елында туган кешеләр

Актив һәм көч-кодрәтле, аралашучан һәм дустанә, ирек һәм бәйсезлек яратучан, импульсив һәм кайчакта хәтәр, еш кына лидерлык сыйфатларын күрсәтәләр.

Бәйрәмне ничек каршыларга
Кием сайлаганда, шуңарга игътибар итегез: ал һәм алтынның барлык төсләре – ялкынланып яна торганнан алып тоныксыманга кадәр; табигый төсләр, көрән, куе яшел, аксыл карамель төсләр; табигый тукымалар; киемдәге күн бизәкләр; ялтырап һәм җемелдәп торган барлык әйберләр: ясалма асылташлар, пайеткалар, сибеп ясалган вак ташлар һәм асылташлар – болар яңа елда сезгә уңышны үзенә тартып китерәчәкләр.

Сыйлар
Утлы Ат юмарт, тәмле, гади, әмма туклыклы һәм фай­далы ризыкларны ярата. Өстәлгә энергияне, хәрә­кәтне, сәламәтлекне һәм табигый көчне символ­лаштырган ризыклар куегыз.

Ат елында яхшы яшәр өчен киңәшләр
Сәламәтлеккә һәм ял итүгә күбрәк игътибар бүлеп бирегез.
Артык хәвефләрдән һәм ихтыярсыз карарлардан читләшергә тырышыгыз.
Дусларыгыз һәм гаилә­гез белән яхшы мөнәсәбәттә ­булыгыз.
Бу вакытлар актив хәрә­кәтләр һәм яңа баш­лангычлар өчен, аеруча да иҗат һәм сәяхәтләр өлкәсендә уңышлы.


 


Нет комментариев