Үз газетамны яратам
1 апрельдән “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарына 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу башланды.
Марина Ячменкина, Богдашкино:
– Газетасыз калмас өчен пенсиямне алу белән үк үзебезнең хат ташучы Наталья Тайманова аша ташламалы бәядән язылдым. Үзем дә, кем әйтмешли, һәрвакыт беренчеләрдән булып язылырга тырышам. Бу гадәт авылда хат ташучы булып эшләгән еллардан калгандыр, мөгаен. Ул вакытта халык та күбрәк, һәр йорт та диярлек “Авангард”ны алдыра иде. Үземнән чыгып беләм, хат ташучыга планны үтәргә кирәк, шуңа күрә ярдәм итәм. Әлбәттә, бу гына түгел, газетабызны чынлап та яратам. Бервакыт республика басмаларына да язылып карадым, ләкин үзебезнеке якынрак булып чыкты. Кулга иң беренче район газетасын ала идем. Авыл кешесе буларак, миңа бигрәк тә авыллар һәм анда яшәүчеләр турында уку ошый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев