Садоводтагы Совхоз урамында яшәүчеләрдә – сөенечле вакыйга.
– Бу иң борынгы урамнарның берсе. Яңартылган юл өлешенең озынлыгы якынча 350 метр. Калган урам юлларына күптән инде вак таш-ком катнашмасы җәелде, ә Совхоз соңгысы булып калды. Чөнки кайчандыр ул бездә асфальт түшәлгән бердәнбер урам иде, – дип сөйли Зоя Александровна.
– Төзекләндерү эшләрен август аенда башладылар. Башта юлны грейдер белән эттерделәр, тигезләделәр, өслекне тирәнәйттеләр. Бик эре булмаган таш салабыз, йөрергә уңайлы булачак, дип әйттеләр. Бик яхшы итеп тыгызладылар. Су агып китсен өчен як-якларына канаулар ясадылар, шуңа күрә күлләвекләр дә булмаячак. Юл элеккегә караганда шактый киңәйде. Хәзер нинди генә һава торышы булмасын, өйгә бернинди кыенлыксыз кайтып җитәбез, бөтен җир чиста һәм пөхтә.
Хатын-кыз юл эшләрен башкаручыларга вак-төяккә аеруча да игътибарлы булганнары өчен рәхмәтле.
– Балалар мәйданчыгы янындагы борылышта тирән чокыр бар иде. Аны төзекләндерү эш планына кертелмәгән булган. Әмма юл мастеры безнең үтенечне кире какмады һәм: “Балалар хакына эшләрбез”, – дип җавап бирде. Нәтиҗәдә чокыр да юкка чыкты, – дип елмаеп сөйләде ТИҮ рәисе.
Совхоз урамында 25 йорт урнашкан, аларның күбесендә кешеләр яши.
– Бу безнең үзәк урам, – ди Зоя Александровна. – Күптән түгел биредә бөтен поселок белән торак пунктның 100 еллыгын билгеләп үттек. Урам һәрвакыт җанлы, бигрәк тә анда яшәүчеләрнең оныклары каникулга кайткан вакытта. Барлык күршеләр дә бик канәгать. Юлны төзекләндерүгә өлеш керткән һәм аны төзегән барлык кешеләргә садоводлылар исеменнән зур рәхмәт белдерәбез.
Нет комментариев