Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Узган гасыр әсәрләре бүген дә әһәмияткә ия

Тәтештәге район мәдә­ният йорты сәхнәсендә “Пушкин картасы” федераль проектын тор­мышка ашыру кысаларында Буа дәүләт драма театры артистлары чыгыш ясады.

(Тәтеш, 16 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). Тәтештәге район мәдә­ният йорты сәхнәсендә “Пушкин картасы” федераль проектын тор­мышка ашыру кысаларында Буа дәүләт драма театры артистлары чыгыш ясады.

Күршеләребез безгә беренче тапкыр гына килмиләр һәм тәтешлеләр турында алар киң күңелле, рәхмәтле тамашачылар буларак сөйлиләр. Актерлар бу юлы Николай Гогольнең “Өйләнү” әсәре буенча куелган “Никах” спектаклен тәкъдим итте.

Күренешнең үзәгендә – ишегалды себерүче Иван Кузьмич Подколесин, ул үҗәт иптәше Кочкарев киңәше белән өйләнергә карар кыла. Тик аның сөйгән яры Агафья Тихоновнага, өченче гильдия сәүдәгәре кызына, тагын дүрт кияү дәгъва итә. Аларның һәркайсының үз дәрәҗәсе бар. Кыз икеләнеп кала – кемне сайларга. “Әгәр Никанор Ивановичның иренен Иван Кузьмичның борыны белән кушсаң, Балтазар Балтазарычның нинди дә булса мөнәсәбәтен алсаң, әйе, моңа әле тагын Иван Павловичның олы гәүдәсен дә өстәсәң, мөгаен – ул чагында мин моны шушы ук вакытта хәл дә итәр идем”, – дип уйлый кәләш, бу залдагыларда ихлас көлү хисләрен уята, чөнки тамашачыларның күпчелеге – яшьләр. Бу уйланулар хәзерге вакытта да шулкадәрле зур әһәмияткә ия. Иван Кузьмичның дусты, кызның башка барлык егетләрен кәкре каенга терәтеп калдыручы, кәләшнең әрле-бирле килүенә нокта куя. Агафья Тихоновнага да кыюсыз  кияү исеменнән тәкъдимне ул ясый һәм ризалыгын ала.

Спектакль тәмамлангач, тамашачы актерларга чиксез рәхмәтен көчле алкышлар белән белдерде. Гражданнарны яклау көллияте студентлары уртак­лашканча, алар тамашаны бик яратып караганнар һәм күңелгә кереп калырлык якты тәэсирләр ­алганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев