Вакытында тапшырырга
Транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм булган шоферлар таныклыкларын билгеләнгән вакытта тапшырырга тиешләр.
Төгәлрәге - суд карары закон көченә кергәннән соң өч көн эчендә. Безнең районда әлегә 12 кеше "права"ны ЮХИДИга китермәгән, ә бит бу хәл аны яңадан алу вакытын чигерә. Чөнки автомобиль йөртүгә хокукны чикләү вакыты аны тапшырган яки шофердан таныклык алынган көннән санала. Әгәр таныклык югалса, гариза белән ЮХИДИга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев