“Валда шинясь” социаль челтәрләрдә узачак
Тәтеш районының Килдеш авылында берничә ел дәвамында “Валда шинясь” мордва мәдәниятенең республикакүләм фестивале уздырылды, быел ул онлайн рәвештә була.
(Тәтеш, 13 июнь, "Тәтеш таңнары"). Килдештә фестиваль беренче тапкыр 2014 елда үткәрелде. “Валда шинясь” бәйрәме яки Җәйге кояш торгынлыгы көне мордва халкының гореф-гадәтләрен яңартуны, этник истәлекне саклауны һәм фольклор коллективларына, халык осталарына үзләрен күрсәтү мөмкинлеген бирүне күз уңында тота.
Бәйрәмне ел саен “Тюштянь турында хикәя” дип исемләнгән кереш бүлек ачып җибәрә иде, “Тюштянь ярминкәсе” – халык осталары әйберләреннән сату-күргәзмә эшләде. Быел коронавирус таралуга юл куймау максатында “Валда шиняс” VII мордва мәдәниятенең республикакүләм фестивале Тәтеш районында онлайн рәвештә узачак. Теләге булган һәркем 15нән 21 июньгә кадәр үзенең социаль челтәрдәге битенә узган еллардагы фотоларны яки видеоязмаларны #Валдашинясь2020 #мәдәнитатарстан #татарстанмәдәнияте #татарстан #трмәдәниятминистрлыгы #Тәтешрайоны мәҗбүри хештеглары белән урнаштырып, интернет-акциядә катнаша ала. 21 июньдә “Ютуб” каналында республиканың мордва коллективларының фестиваль чыгышларын трансляцияләү була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев