Сайлауларда тавыш бирү 18, 19 һәм 20 сентябрьдә бара. Сайлау участоклары көн саен 08.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.
Валентина Молчаева үз участогында тавыш бирде. Аның өчен бу гражданлык бурычы гына түгел — бу балачактан сеңдерелгән гаилә традициясе.
"Сайлауларга һичшиксез йөрергә кирәк, — ди Валентина. - Бу традиция. Мин киләчәк өчен тавыш бирәм, балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен. Бөтен җир йөзендә тынычлык булсын өчен".
Нет комментариев