Карарны WADA башкарма комитеты Лозаннада чираттан тыш утырышта кабул итте.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Бөтендөнья допингка каршы агентлыкның башкарма комитеты (WADA) Россия спортчыларын халыкара турнирларда катнашудан читләштерү турында карар кабул итте, шулай ук Россия территориясендә чараларны дүрт ел уздыру мөмкинлеге булмаячагын белдерде. Карар «WADA» башкарма комитетының Лозаннадагы чираттан тыш утырышында ярашлылык буенча комитет тәкъдиме буенча кабул ителде.
Әлеге карар агентлык җаваплылыгында булган барлык халыкара турнирларга кагыла. Бу - Олимпия уеннары, дөнья һәм Европа чемпионатлары, халыкара катнашу белән төрле Кубоклар һәм башка ярышлар.
Нет комментариев