Вакытында килеп җитәләр
Олы Шәмәк авылында ТР Янгынга каршы хезмәтнең Апас отрядының аерым посты алтынчы ел эшли.
Шул вакыт эчендә биредә сизелерлек үзгәрешләр булган. 2009 елга кадәр бүлек бинасында ирекле янгын сүндерү җәмгыяте урнашкан, гаражда бер автомобиль булып, бер кеше дежур торган, ул шофер һәм ут сүндерүче вазифаларын башкарган. Әмма зур участокка хезмәт күрсәтү зарурлыгы, тиз арада барып җитү һәм янгыннарның еш күзәтелүе сәбәпле, штат унбер кешегә арттырылган һәм икенче махсус машина алынган һәм аның өчен гараж төзелгән. Узган ел монда диспетчер кабинеты, каравыл бинасы, өйрәнү классы, ашау-эчү урыны барлыкка килгән. Бина эченең пөхтә итеп эшләнүе сөендерә (моның белән хезмәттән буш вакытта личный состав шөгыльләнгән), тиешенчә яктыртылган, һәр җирдә чисталык һәм тәртип - боларны ирләр коллективы булдырган дип, әйтерлек тә түгел.
"Эш урынының яңартылуыннан бик тә канәгать, - ди аерым пост начальнигы Александр Самаркин, - моңа булышлык күрсәтүчеләрнең барсына да рәхмәт. Күмер белән ягыла торган мичне газга көйлисе генә калды".
Хезмәт күрсәтү участогына 17 торак пункт керә, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка аерым игътибар бирелә.
Ут чыгуы хакында хәбәр килеп ирешүгә, наряд санаулы минутлар эчендә җыенып чыгып та китә: үзләренә ышанып тапшырылган территориянең теләсә кайсы ноктасына алар 20 минут эчендә килеп җитәргә тиешләр. Узган айда Келәштә янгын чыккан: мич кызудан мунча стенасына ут капкан. Янгын сүндерүчеләр машинасы 16 километр араны 16 минутта узганнар һәм утны тиз арада бастырырга ирешкәннәр.
"Коллектив эшкә сәләтле, бердәм, куйган бурычларны уңышлы тормышка ашыра", - дип бәяләде егетләр эшен "ТР буенча Федераль янгын хезмәтенең 133нче янгын часте" ФДКУ начальнигы Евгений Никитин.
"Торак-2014" операциясе барышында гыйнварда 143 йорт тикшерелде. Кимчелекләрне бетерү буенча бирелгән барлык киңәшләр контрольдә.
Еш кына фаҗигаләр электр үткәргечләрнең төзексезлеге аркасында килеп чыга, дип аңлатты Александр Самаркин.
Халык арасында профилактик эшкә аерым игътибар бирелә. Мәктәп балалары өчен ачык ишекләр көне, тематика буенча әңгәмәләр, ачык дәресләр үткәрелә, шушы көннәрдә генә балалар бакчасы нәниләренең рәсемнәр конкурсына йомгак ясадык.
Янгын сүндерүчеләр район администрациясенең зур ярдәмен тоялар. Авыл җирлекләре башлыклары һәм юлчылар да аларның проблемаларын аңлыйлар.
"Ут - үз юлында беркемне дә, бернәрсәне дә кызганмаучы куркыныч дошман.Берәүнең дә ишеген мондый бәла какмасын, ә бит ул кайвакыт милекне генә түгел, гомерне дә алып китә", - диде соңыннан Александр Владимирович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев