Хатын-кызга суккан
Тәтеш районы прокуратурасы районның ике кешесенә карата дәүләт гаепләвен хуплаган: икесе дә җинаять кылуда гаепле дип танылган.
Тәтеш район суды элек хөкем ителгән 36 яшьлек ир-атны хатын-кызны кыйнауда гаепле дип таныган.
– Хөкем ителүченең элек тә сәламәтлеккә авыр зыян китергән өчен хөкем ителүе ачыкланды, ләкин үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамаган. Шулай итеп, 2024 елның 24 октябрендә 22 сәгать 50 минут тирәсендә, гаепләнүче, исерек килеш, Алабирде авылындагы бер йорт болдырында басып торганда, кунакта булган танышы белән бәхәсләшә башлый. Шул вакытта аны кулыннан эләктереп ала һәм ким дигәндә ике тапкыр сугып җибәрә. Шул рәвешле зыян күрүчегә физик авырту китерә һәм сәламәтлегенә зыян килмәслек тән җәрәхәтләре ясый, – дип хәбәр итә прокуратура хезмәткәрләре. – Ир-ат гаебен танымады. Суд тарафыннан аңа 10 айга иреген чикләү рәвешендәге җәза билгеләнде. Аңа төнге вакытларда өйдән чыгу, спиртлы эчемлекләр куллану белән бәйле урыннарга бару, шулай ук Тәтеш районы территориясеннән чыгып китү тыела.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев