Хәзер коридорларда космик яктырткыч бар
“Карлыгач” балаларга белем бирү-сәламәтләндерү лагере үзенең туган көнен билгеләп үтте.
Татарстанда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле (ишетү сәләтендә тайпылышлары булган) балалар өчен бердәнбер лагерь 2017 елда Тәтеш районының Урюм авылында ачылган иде.
Е. Г. Ласточкина исемендәге Казан мәктәп-интернатының филиалы ике катлы бинада урнашкан, анда тәрбияләнүчеләргә яшәү өчен уңайлы барлык шартлар да тудырылган. Лагерьның төзекләндерелгән территориясендә заманча спорт һәм балалар мәйданчыгы, ял итү өчен беседка бар.
“Карлыгач”ның туган көне уңаеннан үткәрелә торган тантаналар нәкъ тә биредә узды да инде.
– Бу көнне бездә ТР Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кудерметова булды, ул безгә һәрдаим ярдәм күрсәтә. Мисал өчен, аның булышлыгы белән бинаның түбәсе алыштырылды, интернет элемтәсе кабеле ясалды. Шулай ук безгә мәгариф-сәламәтләндерү учреждениесенең хәйриячеләре һәм даими партнерлары килде.
Мондый бәйрәмдә балаларның уңайлылыгы һәм үсеше өчен хезмәт итәчәк бүләкләр алу һәрвакытта да күңелле, әлбәттә. Мәсәлән, хәзер бездәге керү юлында лагерьның исеме һәм логотипы белән яктырткыч, коридорларны һәм йокы бүлмәләрен космик яктырткыч, таганнар, уен җиһазлары барлыкка килде. Балаларга бәйрәмнәр үткәрү һәм күчмә чаралар өчен лагерь логотипы белән төсле футболкалар, бейсболкалар ясалды. Зур торт татлы сый булды. “Карлыгач”та тәрбияләнүчеләр, әлеге сменада алар 19 бала, кунакларны үз иҗатлары белән сөендерделәр, – диде лагерь начальнигы Дмитрий Пирогов.
фото: vk.com/club156370079
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев