Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәт үзенең кирәклеген дәлилләгән

Илкүләм гвардия гас­кәрләре көне итеп 27 март билгеләнгән.

(Тәтеш, 27 март, “Тәтеш таңнары”). Россия Президенты Указы буенча 2016 елда РФ Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре нигезендә яңа көч ведомствосы – РФ Илкүләм гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте оешкан иде. 

 Илкүләм гвардия гас­кәрләре көне итеп 27 март билгеләнгән. Бүген әлеге служба хезмәт­кәр­ләренең йөклә­мәсе күп еллар элек булганнан шактый мөһимрәк. 

– Тәтештә хәзерге вакытта 300гә якын төрле хосусый объект сак астында тора, – ди ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Ринат Биктаһиров. –  Көн саен бер мобиль тоткарлау төркеме тәүлек әйләнәсенә куела. Узган елны ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре саклана торган объектлардан килгән хәвеф сигналы буенча – 80 тапкырдан артык, эчке эшләр территориаль органнарының дежур частьләре хәбәре буенча 40 тапкырдан артык барды. Җинаятьләр ачык­лана, аның нәтиҗәсендә җинаять эшләре кузгатыла. Шулай ук ведом­стводан тыш сак хезмәт­кәрләренең югалган балаларны тапкан һәм аларны ата-аналарына кайтарган, ут-күз булганда янгын сүндерүчеләргә ярдәм иткән очраклары да еш була.  

Росгвардиянең Тәтеш районындагы ведомстводан тыш сак хезмәте халык һәм хуҗалык субъектлары җитәкчеләре арасында уңышлы рейтинг яулаган. Хезмәткәрләрнең бик яхшы һөнәри әзерлеге, шулай ук дәүләт сагының статусы да моңа йогынты ясый. Шунысы да мөһим, ведомствоның хәрби осталыгын камилләштерү өчен һәрдаим тактик өйрәнүләр һәм һөнәри ос­та­лык конкурслары үткәрелә. Моннан тыш, Тәтеш районы җитәк­челеге, шәхси сос­тав ярдәме белән социаль булышлык күрсәтелә,  яңа административ бинага күчү эшләре алып барыла. 

Росгвардиянең Тәтеш районындагы ведомство­дан тыш сак хезмәте эш­чәнлекнең барлык өстен­лекле юнәлешләре буен­ча нәтиҗәлелекне, районда хокук тәртибен һәм иминлекне тәэ­мин итүне дәлилләп, үз тарихының чираттагы ­би­тен ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев