Реклама
Җәмгыять
Яңа ел бәйрәмнәрендә тәтешлеләргә кая барырга?
Яңа ел афишасы
- Якшәмбе, 25 декабрьдә, 19 бала өч педагог озатуында Казанга Президент чыршысына бара. Әлеге бүләккә олимпиадаларда, бәйгеләрдә, спорт ярышларында, иҗади проектларда җиңүчеләр ирештеләр.
- Дүшәмбе, 26 декабрьдә, район мәдәният йортында 11 сәгать 30 минутта "Талантлар парады" уза - республика олимпиадаларында, бәйгеләрдә, мөмкин булган барлык ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы. Теләге булган һәркемнең алар белән бергә "Щелкунчик" әкият-мюзиклын карау мөмкинлеге бар.
- 26 декабрьдә "Музей һәм балалар" атналыгы старт ала. 8 гыйнварга кадәрге әлеге көннәрдә балалар музейга бушлай керәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев