Яңа ел сәяхәтендә булдылар
Җәмгыять

Яңа ел сәяхәтендә булдылар

Якынлашып килүче бәйрәм­нәрнең төп символын – районның Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды.

(Тәтеш, 16 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Якынлашып килүче бәйрәм­нәрнең төп символын – районның Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды.

Район мәдәният йорты янындагы мәйдан, узган елдагы кебек, балаларның шат авазына күмелде, бәйрәм җырлары һәм күңелле уеннар белән шау-гөр килеп торды. Яңа ел гүзәле бу юлы яңа киемнән булуы белән сокландырды һәм тагын да ямь өстәде. Ялтыр-йолтыр янган төрле утлар күңелле уйнак­лап, йә балкып торган йолдызга таба үрелделәр, йә инде, әйтерсең лә биегәндәй, могҗизалы бизәкләр белән күңелләргә бәйрәм рухы өстәделәр.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов якташларны һәм күмәк бәйрәм кунак­ларын котлады. 

– Яңа елда укуда һәм хезмәттә яңа уңышлар юлдаш булсын, ул бары тик шатлык һәм уңышлар гына алып килсен. Барыгызга да могҗизалы Яңа ел бәйрәмнәре телим! – диде Рәмис ­Хатыйп улы.

Һәм менә чыршыдагы гаҗәеп утларны кабызырга вакыт җитте. Барысы да бердәм булып тылсымлы теләкләрен әйттеләр һәм чыршыдагы утлар бөтен мәйданны күз явын алырлык балкышы белән яктыртып җибәрде.

Күңел ачар өчен нәкъ вакыты җитсә дә, бу алай булып чыкмады – яңа ел урманында Убырлы карчык белән Бичура Петрушканы алдап, тылсымлы тартмачыктан ачкычны алганнар икән бит. Алар бәйрәм кунаклары бергә җыела алмасын өчен, буран һәм җил-давыл чык­сынга сихер ясадылар һәм юл-сукмакларны кар көртләре күмеп китте. Ачкыч, тартмачык әлеге явызларда булса да, Кыш бабай әйтүенчә, йозакны фәкать игелекле кешеләр генә ача ала икән. Һәм бу хәйләкәрләр үзләренең холыкларын үзгәртергә, алдашмаска, бераз гына булса да ярдәмчел, киң күңелле булырга карар иттеләр. Яңа ел геройлары һәм балалар аларга моны эшләргә булыштылар, тартмачык бары тик әкияти яңарыштан соң гына ­ачылды!

Күтәренке рух, җыр, бию бәй­рәмнең иң күңелле мизгел­лә­ренә әйләнде, үз көчеңне һәм җи­тезлегеңне спорт бәйгеләрендә сынап карарга мөмкин булды. Кыш бабайга һәм аның оныгы Кар Кызына шигырьләр укырга теләүчеләр күп булды. Бәйрәм кунаклары Яңа ел әйлән-бәйләнендә кулга-кул тотынып, җырлар җыр­лап төрле утлар белән балкып торган яңа ел гүзәле янында күңел ачтылар. 

– Әлеге чарага балалар да, без, өлкәннәр дә,  бик шатландык, – дип уртак­лашты шәһәрле Кристина Кулагина. – Пандемиядән барысы да шулкадәр алҗы­ды, инде бәйрәм һәм үзгәрешләр булсын иде дип телисе килә! Чыршы ачуны кичке вакытта оештырулары бик әйбәт, бик уңайлы, бу чакта һәркем өйдә була. Безнең ике балабыз бар, алар артистлар белән рәхәтләнеп биеделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм чыршы ачылышына бик тә сөенделәр. Һавада бердәм бәйрәм һәм тылсымлылык мохите барлыкка килде!
 


Нет комментариев