Район башлыгы Рәмис Сафиуллов белән очрашуда бакырчылылар бары тик бер сорауны күтәрде: юллар. 18,8 чакрым урам юлларының 10сы - каты өслексез. Ләкин тулаем алганда халык якты киләчәккә өметләнә.
Җирлек башлыгы Илдар Шәмсетдинов мәгълүматлары буенча, алты авылда 773 кеше яши, шуның 338е эшкә яраклы яшьтәгеләр. Яшь һәм милли аермалыкка карамастан, барысы бергәләп бәйрәмнәр уздыралар, шулай ук үзләренең җирлек территориясен төзекләндерү белән дә актив шөгыльләнәләр. Моның өчен үзара салым акчасы нәтиҗәле файдаланыла. Узган елда авыл халкы тарафыннан җыелган акча, бу сумманы республика дүрт тапкырга арттыра, чишмәләр, коелар, юллар төзү һәм ремонтлауга, агачлар кисүгә, территорияләрдәге үләннәрне чабуга юнәлтелгән. Бакырчылылар зиратны тәртипкә китергәннәр һәм балалар мәйданчыгын ремонтлаганнар. Җыелышларда элек клубны ремонтлау турындагы сорау еш яңгыраса, бүген инде экскаваторлар гөрелтесе ишетелеп тора - якында гына заманча мәдәният йорты төзелеше буенча эшләр бара. Үрнәк алырлык тагын бер мисалны билгеләп үтик: Наил Мохитовның иганә акчасына мемориаль комплекс торгызуны тәмамлаганнар.
Әлеге матур үзгәрешләр иртәгәге көнгә ышаныч өсти.
Җирлектә 280 йорт хуҗалыгы, шәхси файдалануда 100 машина, 10 трактор, 545 мөгезле эре терлек, шул исәптән 165 сыер бар. "2016 ел белән чагыштырганда, аларның саны 11 башка артты!" - дип ассызыклады җирлек башлыгы күтәренке рухта. Эшчән авыл кешеләренең 212 баш кәҗә һәм сарык асраулары да игътибарга лаек. Бакырчы авыл җирлегендә яшәүчеләр атлар, кәҗәләр, сыерларга азык, яшь кош-кортлар сатып алу, ветеринария хезмәте өчен республика субсидиясенең барлык төрендә катнашканнар. Ике гаилә мини-ферма төзелешенә субсидия алган.
Җирлек башлыгы чаралар уздырганда иганә ярдәме күрсәткәне һәм торак пунктлардагы урамнарны кардан чистарттырып торганы өчен "Бакырчы" ҖЧҖ җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаровка рәхмәт белдерде.
"Бакырчы" ҖЧҖ төп товар җитештерүче һәм эш бирүче булып тора, анда 48 кеше хезмәт куя. Предприятие җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров хәбәр иткәнчә, сыер абзарларын капиталь ремонтлау республика программасы буенча хуҗалыкта ике терлекчелек бинасы яңартып төзекләндерелгән. Баш саны артканлыктан, "Бакырчы" ҖЧҖ җитәкчесе быел тагын ике сыер абзарын ремонтларга һәм ике сенаж чокыры ясарга, территорияне коймалап алырга планлаштыра. Ә киләчәктә - заманча терлекчелек бинасы булдыру, нәселле терлекләр хуҗалыгы оештыру. "Сөт булса - хезмәт хакы була, эш урыннары булса - авыл кешеләренең гаиләләрендә җитешлек була!" - диде Илгиз Шәйхаттаров.
- Дөрес юнәлеш алынган! - дип йомгаклады район башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Нет комментариев