Җәяүләп тә, велосипедта да: авыл почтальоннары тырышып эшли
“Тәтеш таңнары” гәҗитенә абунә кампаниясе тәмамлана.
(Тәтеш, 19 июнь, "Тәтеш таңнары"). Һәм без йортларга яңа басма мәгълүматны китерүче кешеләр турында язуны дәвам итәбез.
Лариса Федотова җитәкчелегендәге Жуково почта элемтәсе бүлегендә 2 хезмәткәр эшли. Ул уртаклашканча, аларның коллективы бердәм, абунә буенча планны барысы да үтәргә тырыша. Лариса Руфимовна үзе Жуково һәм Берлеккә хезмәт күрсәтә, соңгысында югыйсә нибары 3 кеше яши, аларга шулай ук квитанцияләр дә, пенсияләр дә бирү таләп ителә.
Хат ташучы Миләүшә Әбелханова “Тәтеш таңнары” гәҗитен яздырырга онытмасыннар өчен, туган авылы Кызыл Тархандагы һәр йортка керә. Ул соңгы елларда алар авылына кадәр юл салуларына чын күңелдән сөенә. Велосипедта Жуководан үз участогына кадәр 4 чакрым диярлек юл уза.
Иоковода шулай ук җирлектәге почтальон Ирина Майорова хезмәт куя. Ул әлеге вазифада күптән түгел генә булса да, үз йөкләмәсен бик яхшыга үти.
Фирдәнә Сәгыева (рәсемдә – уңда) Келәш почта элемтәсе бүлегендә 35 елдан күбрәк хезмәт куя. “Гомер буе шушында эшләрмен дип уйламаган да идем, – ди ул. – Минем дустымның әнисе пенсиягә чыккач, мине бик нык чакырды, бардым, шулай итеп калдым да”.
Ул инде үзен башка һөнәрдә күз алдына да китерә алмый, кешеләр белән аралашу ошый, дип уртаклаша, авылдашларына аңлаганнары, ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә:
“Мәсәлән, тугры абунәчеләр Галиябану Җәләлиева белән Сания Абдуллина инде 80не узсалар да, “Тәтеш таңнары”н яздырыр өчен почтага беренчеләрдән булып киләләр”.
Тоншермада Татьяна Подакова эшли. “Үз эшемне яратам, һәрчак хәрәкәттә, – ди ул. – Авылдашларым да ярдәм итә”.
Кошки-Новотимбаево почта элемтәсе бүлеге 6 торак пунктка хезмәт күрсәтә, биредә Надежда Гаврилова җитәкчелегендә тагын 2 хезмәткәр эшли. “Тулаем алганда бездә 123 пенсионер, – дип хәбәр итә Надежда Александровна, алар Кошки-Новотимбаево һәм Ивановкада хисаплана. – Абунә буенча да эшлибез, пенсияләр дә, квитанцияләр дә таратабыз”. Наталья Тимрюкова почта элемтәсе бүлегендә инде 8 ел хезмәт куя, аны Тайба-Таушево, Кульметьевка, Салмановкада көтеп алалар. Бездә район гәҗитен яраталар, – ди ул. – Җирлектәге яңалыкларны һичшиксез белергә кирәк, дип саныйм”.
Чуаш Чурапаныннан Надежда Ирзина әлеге хезмәттә әле яңа кеше, шулай да, почта элемтәсе бүлеге начальнигы билгеләп үткәнчә, ул тырыш, үзенең машинасы белән корреспонденцияләрне бик тиз илтеп тапшыра.
Светлана Вишнякова Киртәле почта элемтәсе бүлегендә инде 17 елдан бирле эшли. “Кадыш, Васильевка, Красный Восток кешеләре әлеге еллар эчендә миңа туганнарымдайга әйләнде, – дип белдерә Светлана Викторовна. – Пенсионерлар – үзенчәлекле халык, алар белән сөйләшергә, тормыш-көнкүрешләре хакында сорашырга кирәк”. Аның ире Геннадий Киртәледә әле күптән түгел генә хат ташучы булып эшли башлаган, шулай булгач зур булмаган коллективта үзара ярдәмләшү һәм үзара аңлашу хөкем сөрә.
Фотода – Келәш почта бүлеге. / Фото: Гөлчәчәк Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев