Бүген – Янгын сагы көне.
(Тәтеш, 30 апрель, “Тәтеш таңнары”). ТР буенча Россия ГТХМ ДИнең Тәтеш районындагы 133нче янгын-коткару частендә 45 кеше эшли – шәһәрлеләрнең, авыл кешеләренең мал-мөлкәтен ут казасыннан саклау нәкъ тә аларның вазифасына йөкләнә.

фотоны 133нче янгын часте тәтъдим итте.
Тәтештә 1936 елда ук шәһәрнең янгын каравылы эшләгән, ул шул чакта да хәзерге урында – Малкин (элек Кызыл Армия) урамында урнашкан була.
Ут белән көрәшүчеләр карамагында бүгенге көндә заманча техника бар, шәһәрдә һәм авылларда янгыннар сүндерүдә дүрт каравыл катнаша.
Һәр иртә гадәттәгечә сафка тезелеп басудан башлана, анда янгын часте начальнигы, эчке хезмәтләр майоры Сергей Фокин райондагы оператив хәл турында коллективка хәбәр итә, тәүлек әйләнәсе башкарылырга тиешле бурычлар куя. Аннары каравыл алмашына, моның белән беррәттән техникаларның, янгын-техник кирәк-яракларының торышы, биналар һәм частькә якын территорияләр тикшерелә. Һәм боларның барысы да эш көннәрендә дә, ял көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә шулай.
Сергей Байбеков каравылларның берсенә җитәкчелек итә. Аның башлангычында бүлек командирлары Радик Ибәтуллин белән Владимр Семенов, янгын сүндерүчеләр Михаил Дороднов, Павел Кавин, Олег Васильев, Ленар Алиуллов, шоферлар Николай Никитин һәм Марат Ганиев хезмәт итә. Шулардан иң яше – Ленар Алиуллов, коллективка нибары өч ай элек кенә килеп кергән, ә каравыл начальнигы Сергей Байбековның стажы – 27 ел.
– Кайбер ир-егетләр белән без бергә 15 – 20шәр ел эшлибез. Бу вакыт эчендә эш буенча нинди дә булса бәхәсләр булгалады, әлбәттә, әмма тавыш-гауга – беркайчан да булганы юк. Без бит вакытыбызны, өйгә караганда, күбрәк хезмәт урынында уздырабыз. Һәрбер каравылда безнең һәркайсыбызның вазифалары төрлечә. Билгеле бер көн тәртибе бар. Эшне алмашыну дежур торуны кабул итүдән һәм тапшырудан башлана. Аннары, әгәр янгыннар килеп чыкмаган булса, мәктәптәге кебек, 45әр минут тематик, үзәзерлек дәресләре була. Ә төнлә белән инде һичшиксез диспетчер белән эчке тәртип кагыйдәләрен күзәтеп торучы кизү тора, – дип уртаклаша каравыл начальнигы.
Янгын сүндерүчеләрнең ничек эшләве, йорттагы янгынның тиз арада сүндерелүенә генә түгел, шулай ук еш кына кешеләр гомерен саклап калуга да бәйле.
– Янгыннар исәбенә ел фасылы тәэсир итми. Кышын – мунчалар, җәен үләннәр якканда, торак корылмаларда янгын чыга. Хәзер яз ае, һәм кешеләр йорт яннарындагы үләннәрне яндыралар. Кисәтүләргә: “Без бит янәшәдә генә, күзәтеп торабыз”, – дип җавап бирәләр. Әмма янгынны тикшереп тору мөмкин түгел: җил кайсы якка исәсен һәм очкыннарны кайда очырып җибәрәсен берничек тә алдан белеп булмый, – дип билгеләп үтә Сергей Равилевич.
Янгыннар вакытында кешеләр үзләрен һәрчакта төрлечә тоталар, дип сөйли ул. Шулай итеп, кайчандыр, бер авылда, җирлектә яшәүчеләр ут белән көрәшүчеләргә ярдәмгә килгәннәр: чылбыр кебек тезелеп басканнар да сулы чиләкне бер-берләренә биреп, янгын машинасына салып торганнар. Элекке вакытларда эшләп чыгарылган техника нибары ике тонна су сыйдырышлы икән, ә бу һәрвакытта да җитәрлек түгел. Заманча машиналар хәзер 7 һәм 8 тонна су тутыруга хисапланган.
Ут белән көрәшүчеләр янгын урынына 20 кило чамасы авырлыктагы махсус кием киеп баралар, аны “боевка” дип йөртәләр. Куркынычсызлык техникасы буенча кышкы эчлекне дә салырга ярамый. Җәйге кызуда янгын сүндерүдә эшләү ир-егетләрдән нинди түземлек таләп итүен күз алдына китерүе дә читен.
Янгын сүндерүче хезмәте – кыю ир-егетләр һөнәре булуы белән беркем дә бәхәсләшмәс. Янгынны сүндергәннән соң да аларның кайчакларда хәтта ял итәргә дә вакытлары булмый: частькә кайтуга шунда ук машинага су тутырырга һәм җайланмаларны тулысынча әзерләп куярга кирәк. Берничә минуттан кемгәдер янә ярдәм кирәклеге турындагы хәбәр килеп ирешү ихтималы бар.
Агымдагы елның беренче кварталында районда 6 янгын чыккан, 2020 елның шул вакытында – 7.
Нет комментариев