Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә бүгенге көндә 28 кеше озак вакытлы карау системасы кысаларында хезмәтләр ала.
(Тәтеш, 19 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Өлкән яшьтәге гражданнарга булышу, сәламәтлек торышына карамыйча бәхетле булырга ярдәм итү – болар дәүләт тарафыннан мөһим юнәлешләрнең берсе булып билгеләнгән һәм “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” төбәк проектында чагылдырылган.
– “Өлкән буын” проекты өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыруны күз уңында тота. Бу – үз-үзенә хезмәт күрсәтә алмаучы гражданнарга ярдәм итүнең комплекслы программасы, ул гаилә тәрбиясе, социаль һәм медицина ярдәме, шул исәптән өйгә барып хезмәт күрсәтү дә, – дип сөйли “Тәтеш балкышы” үзәгенең социаль эшләр буенча белгече Марина Земкова. – Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге базасында актив яшәү өчен шартлар тудыру, даими ярдәмгә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнарны сыйфатлы карау чаралары тормышка ашырыла. Үзәкнең өстенлекле юнәлешләренең берсе – аз хәрәкәтләнүче гражданнарны, аларның үз-үзләренә хезмәт күрсәтү халәтенә һәм чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ булуына карап – көнкүрештә азрак ярдәм итүдән алып стационар карауга кадәр – озак вакытлы тәрбия күрсәтү белән колачланган. Бу бердәм принциплар нигезендә кешене алга таба тиешенчә карау алымнарын сайлар өчен, аның халәтен тиз арада белү мөмкинлеген бирә.
Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә бүгенге көндә 28 кеше озак вакытлы карау системасы кысаларында хезмәтләр ала. “Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә” быел һөнәри ярдәм һәм өлкәннәрне карау өчен социаль хезмәткәрләрне, туганнарын, тәрбия күрсәтүчеләрне өйрәтүгә юнәлдерелгән 101 дәрес үткәрелгән. Биш кешегә махсус караучы хезмәте күрсәтелә.
2018 елдан район территориясендә озак вакытлы карау системасына кертелгән “Өлкән кешене кабул итү гаиләсе” дигән стационарны алыштыручы технология гамәлгә ашырыла.
Ярдәмгә мохтаҗ булган өлкән кешеләрнең актив яшәве, аларны сыйфатлы карау өчен шартлар булдыру буенча барлык әлеге чаралар – безнең үзәкнең өстенлегендә.
Нет комментариев