Реклама
Җәмгыять
Йолдызнамә. ИЮЛЬ
Июль – гаилә мохитен яхшырту, өйгә көнкүреш техникасы сатып алу, ремонт, бакча кишәрлегендә, дачада эшләр өчен кулай чак.
(Тәтеш, 30 июнь, "Тәтеш таңнары"). Июль – гаилә мохитен яхшырту, өйгә көнкүреш техникасы сатып алу, ремонт, бакча кишәрлегендә, дачада эшләр өчен кулай чак.
Кучкар – матди җитешлеккә генә түгел, шулай ук туганнарыгыз белән аралашуга да күп вакытыгызны бүлеп бирергә тырышыгыз.
Үгезбозау – сезгә эштә югары дәрәҗәгә күтәрелергә дә, элемтәләрне җайга салырга да өлгерер өчен мөмкинлек бар.
Игезәкләр – сезгә сәламәт яшәү рәвеше һәм сәламәт туклану кагыйдәләрен үтәү аеруча да мөһим.
Кысла – нәрсәгә генә алынсагыз да, йолдызлар сезгә һәркайсында яклаучы булыр. Үзегезнең сәламәтлекне кайгырту өчен вакыт табыгыз.
Арыслан – үзегезнең гамәлләрне җентекләп уйлагыз һәм һәрвакытта үткәннәргә борылып карарга тырышмагыз, хәзерге көн белән яшәгез.
Кызлар – мәшәкатьле эшегездән бераз сулыш алырга кирәк. Күп вакытыгызны саф һавада йөрергә, күңелегезгә хуш килгән кешеләр янәшәсендә уздырырга тырышыгыз. Үлчәүләр – эштә сезгә игътибар җитәрлек, ләкин көч-кодрәт өстәү комачау итмәс. Карьерада үсеш көтелә.
Чаян – июльдә сезне күп кенә кызыклы эшләр көтә, табыш алырсыз, әмма моның өчен чын күңелдән тырышып эшләү зарур.
Укчы – уйланылмаган карарлардан сакланыгыз. Үзегезнең нервларыгызны күзәтү мәслихәт, чөнки нәкъ тә менә алар йөкләнгән эшне беренчеләрдән булып күтәрә алмаска мөмкин. Ай азагында якын кешеләрегездән матур бүләк яки сюрприз көтелүе ихтимал.
Кәҗәмөгез – үзегезгә ышаныгыз һәм эшкә алыныгыз. Июль планнарны тормышка ашыру өчен уңышлы вакыт.
Сукоярлар – әгәр үсә һәм үзегезнең рух күтәренкелеге өстендә эшли башласагыз, сезгә теләсә нинди эшчәнлектә гаять зур нәтиҗәләргә ирешү насыйп булачак.
Балыклар – үз көчегезне тигез итеп билгеләргә кирәк – киеренке хезмәттән соң һичшиксез ял итегез.
Чәчәкле җәй – җиләкле җәй! Ул безгә ел әйләнәсенә җитәрлек күңел күтәренкелеге һәм көч-куәт бирә. Июльдә эссе, аңардан бер дә аерыласы килми, июльдә бөркү, аңардан аерылу ямансу, дигән гыйбарә яши халыкта. Моңсуланмас өчен гәҗит укырга кирәк. Йортыгызга бары тик яхшы хәбәрләр генә килеп ирешсен иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев