Кышкы каникул җитәргә нибары 2 ай калып бара. Елга нәтиҗә ясарга әзерләнер, быел башланган эшләрне төгәлләр өчен вакыт бар әле.
(Тәтеш, 31 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Өйдә җыештыру эшен башлап җибәрегез. Документларны, квитанцияләрне күзәтеп чыгыгыз, кире кайтарырга кирәк булган бурычлар турында искә төшерегез. Район гәҗите хакында онытмадыгызмы, киләсе елга бәлки сез анда үзегез яки якын кешеләрегез хакындагы язманы күрерсез.
Ноябрьдә сезнең өйдә дә, һөнәри юнәлештә дә эшкә сәләтлелегез югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Организмга кышкы суыклар якынлашуы сизелә. Үзегезнең сәламәтлекне кайгыртыгыз, табибка барыгыз, һава торышына карап киенегез һәм... ял итәр өчен вакыт табыгыз!
Сукояр – тормыш рухы берникадәр түбәнрәк, әмма сез үзегездәге яхшы хис итүне саклап калачаксыз – сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм артык мәшәкатьләрдән арынып тору да җитә.
Балыклар – эшлекле активлыкның кимегән чагы – ялкаулык белән көрәшегез һәм эшләгез. Ноябрьдә сәламәтлекне кайгырту сезнең өстенлекләрнең берсе булырга тиеш.
Кучкар – шактый катлаулы ай. Эшләрегез уңышлы барсын өчен, озак тырышып хезмәт куярга, ныклык һәм сабырлык кирәк.
Үгезбозау – сезнең абруегыз арта. Ноябрьдә сез төрледән-төрле бүләкләнүләргә исәп тота аласыз. Яңа танышларыгыз да барлыкка киләчәк.
Игезәкләр – күңелле вакытлар авырлыклар белән алышына, уңышлылар – уңышсызлыклар белән. Үзегезнең эчке тоемлавыгызны тыңлагыз, әлеге югалтуларның бары тик яңа файдалы сатып алулар сәбәпчесе икәнлеген исегездән чыгармагыз.
Кысла – керемнәр артуга һәм кызыклы тәкъдимнәр керүгә исәп тота аласыз. Сәламәтлекне саклагыз: инфекция һәм салкын тию чирләре булу ихтималы бар.
Арыслан – әгәр ай башында җиң сызганып эшли башлагансыз икән, сез үзегезнең карашны ныгытачаксыз. Ай уртасы һәм азагы финанс ягыннан сөенечле булачак.
Кызлар – сез башкалар өчен бик борчыласыз һәм үзегезнең хисләрегезгә, эшегезгә җитәрлек игътибар бүлеп бирмисез. Хәлне яхшы якка үзгәртер өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген уйлагыз.
Үлчәүләр – эш өлкәсендә ай тыныч булачак. Ата-аналарыгыз һәм якыннарыгыз катлаулы хәлләрдә сезгә ярдәм итәчәк.
Чаян – ай бер төрле түгел: киеренке һәм катлаулы, әмма шул ук вакытта бик нәтиҗәле, иҗади, кызыклы идеяләргә бай булыр.
Укчы – күп нәрсәләрне яңадан эшләргә һәм гаять күп сандагы авыр мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Ноябрьдә сездән лидерлык сыйфатлары, алдан күрә белүчәнлек таләп ителәчәк.
Кәҗәмөгез – әлеге ай сезнең элек тырышып төзегән планнарны тормышка ашыру өчен туры килми. Финанс белән мәсьәләләр кискен булачак: инвестицияләр һәм зур әйберләр сатып алырга вакыт.
Нет комментариев