Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ышаныч яулаган сәркатип

Льяш авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Зоя Адайкина хезмәт юлын 1984 елда, мәктәпне тәмамлаганнан соң ук, “Октябрьгә 50 ел” колхозында машинистка-сәркатип булып башлый.

Ул производстводан китмичә, 1987 елда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын “авыл хуҗалыгы производствосы бухгалтеры” белгечлеге буенча тәмамлый. Аннан соң шул ук хуҗалыкта кассир, бухгалтер булып эшли, ә 1992 елда, баш бухгалтер вазифасында чакта, бала тәрбияләү ялына чыга.
Зоя Адайкина Льяш авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе булып инде егерме ел эшли. 2006 елда ул бу вазифада эшләп, пенсиягә чыккан Елена Ахтонованы алыштыра.
– Елена Александровна 2005 елның октябреннән миңа авыл җирлеге  сәркатибе һөнәренең бар нечкәлекләрен өйрәтте. Аның ярдәмендә өч айда мин әлеге хезмәтне үзләштердем, шуңа күрә вазифаны башкаруга керешкәч, зур кыенлыклар булмады.  
Бүгенге көндә вазифабыз­га җитәкче өчен кирәкле проект­ларның документларын һәм мәгълүмати материалларны әз­ер­ләү, авыл җирлегендә беренчел хәрби исәп алып бару, үзара салым акчаларын җыю, физик затлардан салымнарны җыюны оештыру, иҗтимагый һәм мәдәни чараларда катнашу керә. Еллар узу белән авыл җирлекләре сәркатипләренә таләпләр үзгәрде, ләкин төп шарт – ул компьютерны белү. Әгәр нинди дә булса сораулар туса, хезмәттәшләр белән киңәшләшәм, – ди Зоя Игнатьевна.
Ул Олы Бисәр авылында яши. 2017 елда машина йөртү танык­лыгы алган һәм шуннан бирле Льяш авылына эшкә үз автомобиле белән йөри.
– Җирлек башлыгы Ирина Алексеевна Тихонова белән без инде дүртенче чакырылыш бергә эшлибез. Барысын да бергә, уртак тырышлык белән башкарабыз. Авылларда кешеләр яхшы, күпләре безнең башлангычларны һәм эшләрне хуплый, – дип уртак­лаша сәркатип.
– Зоя Игнатьевна үзенең хезмәт вазифасын үтәп кенә калмыйча, аны аеруча җаваплылык, төгәллек һәм инициатива белән башкара. Аның килеп туган хәлне тиз арада җайга салу сәләте, эшне дөрес планлаштыра белүе һәм мөһим карарлар табуы катлаулы бурычларны уңышлы хәл итәргә күп тапкырлар ярдәм итте. Һөнәри сыйфатлары гына аны бәяләп бетергесез хезмәткәр итеп танытмый. Аның ихласлыгы һәм аралашучанлыгы да кешеләр белән ышанычлы мөнәсәбәтләр кору мөмкинлеге бирә, – дип билгеләп үтә Льяш авыл җирлеге башлыгы Ирина Тихонова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев