Зур Әтрәч авыл җирлегендә гражданнар җыены булды
Җәмгыять

Зур Әтрәч авыл җирлегендә гражданнар җыены булды

Анда Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин катнашты.

Зур Әтрәч авыл җирлеге башлыгы Ринат Хәкимов гражданнарның үзара салым программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә җентекләп тукталды, аның ярдәмендә кече торак пунктларда юллар төзелә һәм территорияләр төзекләндерелә.
Аннары район башлыгы Рәмис Сафиуллов районның социаль- икътисади үсеше турында сөйләде. ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин Татарстанның төрле тармаклардагы казанышлары турында сөйләде.
Җыелыш азагында «Нур»агрофирмасы сыер савучысы Резидә Бәдретдиновага Электрон мактау тактасына кертелү турында таныклык тапшырылды.


Нет комментариев