Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Зур Әтрәчтә уеннарда катнашканнар, изге догалар тыңлаганнар

Җәйнең матур көнендә Зур Әтрәчтә Авыл көне узды.

(Тәтеш, 21 июль, “Тәтеш таңнары”).


Бу көнне “Уракчы кизләве” яны матур җырлардан, кызыклы уеннардан гөр килеп торды. Балык тотарга яратучылар үзләренең осталыкларын бер кат сынап карадылар. Чишмә янындагы түгәрәк күл тирәсе түземсезлек белән кармак чиртүен көткән балыкчыларны үз янына җыйды.  

Авылның аш-суга оста уңганнары тирә-якка хуш ис таратып табада коймак чыжлатты. Зур казанда телең йотарлык пылау пеште. Бәйрәм авыл үзешчәннәре һәм башкаладан килгән артистларның матур җырлары белән үрелеп барды. Төрле ярышларда катнашучылар бәйрәм истәлеге буларак матур бүләкләр дә алдылар. 

– Зур Әтрәчтә балалар өчен дә, олыларга да менә дигән бәйрәм булды. Авыл өчен янып-көюче җирлек башлыгы Илнур Юнысовка, авыл көнен оештыручыларга, акчалата булышлык күрсәтүчеләргә хөрмәтебез чиксез. Әлеге матур бәйрәмне үткәрү гадәте саклансын, елдан-ел кызыклырак булып үтә торган булсын иде, – диделәр Гомәровлар гаиләсе. 

– Бүгенге көндә авыл тормышында иганәчеләрнең ярдәме зур әһәмияткә ия. Күмәк көч тау күчерә дигәндәй, эшләр дә, бәйрәмнәр дә уртак көч белән оештырыла. Мәсәлән, авыл көненнән соң, әле тагын мәчетебездә корбан ашы үткәрелде. Анда авыл халкы белән бергә тирә-яктан да кунаклар күп килде. Корбан мәҗлесендә изге аятьләр укылды, матур теләкләр әйтелде, гыйбрәтле вәгазьләр тыңладык. Әлеге күркәм мәҗлестә балалар да катнашты. Яшь буынның йолаларыбызны күреп, белеп үсүе аеруча да мөһим. Аш-су хәстәрен үз өсләренә алган хатын-кызларның хезмәте үзләренә әҗер-савап булып кайтсын иде, – диделәр әтрәчлеләр.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев