Безнең җиңел атлетчылар җыелма командасы җиңел атлетика кроссы буенча чемпионатта һәм Татарстан беренчелегендә авыл командалары арасында өченче гомумкоманда урынына лаек булды.
Команда составында - шәһәрдәге 1нче һәм 2нче урта мәктәпләр, кадет мәктәп-интернаты һәм педагогия көллияте укучылары (тренерлары Рәшит Габдрахманов һәм Алмаз Айзатуллов). Шәхси зачетта уңыш күпчелек кызларга елмайды: Фирдәүсә Туктиева 4000 метрга йөгерүдә 4нче урынга чыкты, Мария Ефимова алтынчы нәтиҗәгә иреште, ә аның кыз туганы Алена да ике километрлы дистанциядә - алтынчы. Шулай ук Алмаз Айзатуллов та 4 километрга йөгерүдә алтынчы булып килде.
Нет комментариев