Футбол кырындагы уен сигез команданы берләштерде
Алабирде авылының спорт мәйданчыгында “Нур” агрофирмасы призына футбол ярышлары булды.
Спорт уенында Алабирде, Кече Әтрәч, Зур Әтрәч, “Нур” агрофирмасы, Олы Тормы, Келәш авылларыннан сигез команда катнашты. Алтынчы тапкыр үткәрелгән әлеге турнирда һәрбер ир-егет җиңү өчен бар осталыгын эшкә җикте. Стадион футболчылар, спорт сөючеләр, җанатарларның күңелле тавышларына күмелде.
Гадел хөкемдарлар Тәслим Фәтхуллин белән Фәяз Миннуллин һәр уенчыга алга таба спорт белән дуслыклары дәвам итүен теләделәр.
– Футбол кырында бик кызу ярыш барды. Әлеге уенны оештырган Самат Нургалиев үзе дә анда һәрчак катнаша һәм аны уздыру өчен янып-көеп йөри. Уенның иганәчеләре “Нур” агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиев белән Казан эшкуары Рамил Мөхәмәдуллин ярыш җиңүчеләрен истәлекле бүләкләр белән сөендерделәр. Монысы инде аеруча да күңелле минутлар булды, – дип уртаклаштылар футбол ярышын карарга барган җанатарлар.
Кызу уенда урыннар һәм җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
“Нур” агрофирмасы командасы – 1нче урында;
Зур Әтрәч авылы командасы – икенче урында;
Келәш авылы командасы – өченче урында.
Адель Шакиров – иң яхшы һөҗүмче;
Марат Салаватуллин – иң яхшы сакчы;
Илмир Сәйфуллин – иң яхшы капкачы;
Алабирде укучылары – иң өметле команда;
Алабирде яшьләре җиңүгә омтылучы команда дип танылды.
фотоны Алсу Шәһиәхмәтова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев