Гаиләләре белән спортны яраталар
Ярышта Тәтеш районы мәктәпләрен тәкъдим итүче командалар катнашты.
(Тәтеш, 29 апрель, “Тәтеш таңнары”).Тәтештә “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында “Әни, әти, мин – спорт сөюче гаилә” дип исемләнгән ярыш булып узды. Анда Тәтеш районы мәктәпләрен тәкъдим итүче командалар катнашты.
– Гаиләләр белән мондый ярышлар уздыру матур гадәткә әверелер һәм икенче юлысында командалар саны күбрәк булыр дип өметләнәбез. Спорт ярышлары сезнең команда рухын ныгытсын һәм гаиләләрегезне тагын да берләштерсен иде, – диде сәламләү сүзендә район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Әхмәдуллиннар (Байраш мәктәбе) гаиләсе җиңүче булды, Сәйфетдиновлар (Бидәңге мәктәбе) икенчелекне яулады, өченче урынны Сергеевлар (Тәтештәге 1нче урта мәктәп) һәм Илюшкиннар (Тоншерма мәктәбе) бүлеште. Әхмәдуллиннар уртаклашканча, аларга ярышта катнашырга тәкъдим иткәч, шунда ук ризалашканнар, өстәвенә үзләренең җиңәчәгенә йөз процент ышанычлы булганнар.
– Әти – командада иң көчлесе. Ә команда рухы безгә җиңәргә ярдәм итте, – дип спорт көненә нәтиҗә ясады Әхмәдуллиннарның уллары Рәхим. Катнашучыларның барысы да кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев