Мәктәп укучылары баскетбол уйнады
Спорт

Мәктәп укучылары баскетбол уйнады

Ярышларда кызлардан дүрт команда һәм малайлардан сигез команда катнашты.

(Тәтеш, 20 февраль, «Тәтеш таңнары»). “Барс” комплексында “КЭС-БАСКЕТ” Мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының район этабы узды.

Ярышларда кызлардан дүрт команда һәм малайлардан сигез команда катнашты. “Билгеле булганча, яшьләр барыннан да бигрәк сәламәт яшәү рәвешен сайлый, спорт белән шөгыльләнә. Баскетбол – команда уены, ул бары тик җанатарлар өчен генә мавыктыргыч түгел, шулай ук спортчыларны да бер-берләрен ярты сүздән аңларга өйрәтә, һәм, билгеле бер күләмдә, шәхесне үстерүгә дә йогынты ясый”, – диде сәламләү сүзендә район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина һәм уңышлы уен теләде. Кызлар һәм малайлар берничә сәгать дәвамында Тәтеш районының иң яхшы яшь баскетболчылары исеме өчен ярышты. Нәтиҗәдә, кызлар командасы арасында җиңүне Олы Тархан мәктәбе укучылары яулады, икенче урында – Тәтештәге 1нче мәктәп кызлары, өченче урында – Бакырчы мәктәбе. Малайлар җыелмасы арасында беренчелек өчен көндәшлек югарырак булды, чөнки катнашучылар күбрәк иде. Тәтештәге 2нче мәктәп малайлары җиңүгә ирештеләр, Килдеш мәктәбе командасы алардан бераз калышты, Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучылары өченче урынны алды. “Кызлар баштан ук җиңүгә өметләнделәр, шулай булып чыкты да. Әлеге составтагы команда беренче ел гына уйнамый, өстәвенә баскетбол гына да түгел, шулай ук волейбол да. Һәрбер уенның нәтиҗәсе күп яктан команда капитаны Аделина Закировага бәйле. Ул кызларны җыя, кирәкле күрсәтмәләрне бирә белә”, – дип уртаклашты Олы Тарханның кызлар командасы тренеры Елена Декаева. Ярыш нәтиҗәләре буенча ир-егетләр һәм хатын-кызлар җыелмалары оештырылачак, алар февраль ахырында ярышның зона этабында катнашачаклар.    


Нет комментариев