Олылар һәм балалар хоккей уйнадылар
Тәтештә “Әтине, әнине һәм хоккейны яратам” дип исемләнгән гаилә спорт фестивале узды
(Тәтеш, 22 февраль, “Тәтеш таңнары”).
Спорт чарасы Елена һәм Геннадий Тимченколарның хәйрия фонды белән берлектә ТР хоккей Федерациясе тарафыннан оештырылды.
Бозга 6 дивизион: балалар һәм гаиләләрдән торган 48 команда чыкты.
Ярышлар күрсәткәнчә, балалар бозда йөрү һәм кәшәкә белән эш йөртү буенча әти-әниләреннән бер генә дә калышмыйлар. Ә кайберләре хәтта спорт күнекмәләрендә үзләренең әти-әниләрен дә уздырып җибәрәләр.
Бозга чыгарга кыюлыгы җитмәүчеләр, киез итекләр хоккее буенча ярышларда махсус ясап куелган “тартмада” кәшәкәләрен бер-берсе белән чалыштырып, хәрәкәтләр ясап тордылар.
Гражданнарны яклау көллияте укытучысы Валерий Кулаженков традицион хоккейны уйный алса да, фестиваль үткән көнне ул киез итекләрдәге хоккейга өстенлек бирде.
– Балалар әти-әниләренең сәламәт яшәү рәвеше алып баруын күрсен өчен, мондый чаралар һич югы айга бер тапкыр булса да үткәрелергә тиеш. Бу буш вакытларны Интернеттан уеннар һәм тапшырулар карап үткәрмичә, саф һавада шөгыльләнүгә багышларга мөмкин икәнлегенә яхшы үрнәк булачак. Иң мөһиме, безнең балалар укудан буш вакытларында нәрсә белән булса да мавыксыннар иде. Ә сәламәт балалар – ул әти-әниләренә дә, әбиләре белән бабаларына да, дәүләткә дә шатлык. Сәламәтлек – һәр нәрсәдән өстен, – диде Валерий Иванович.
Боздагы шугалакта кызу уен барды, ә бераз читтәрәк җыр-көйләр яңгырады, төтеннәрен һавага күтәреп самавыр кайнады, балаларның шатланып көлгән тавышлары ишетелеп торды. Малайлар һәм кызлар кар тавында чыр-чу килеп шудылар, төзлектә үзләрен сынап карадылар – кәшәкә һәм зур туп белән асылмалы алкага төгәл итеп эләктерергә тырыштылар. Кыскасы, һәркем үз күңеленә хуш килгән шөгыльне тапты. Һава торышы бераз салкынча булса да, якты кояшы белән кинәндерде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде, шулай да һәр команда да бүләкләргә ия булды.
Спорт чарасы финалында ТР хоккей Федерациясеннән кыйммәтле бүләкләр уйнатылды.
– “Әтине, әнине һәм хоккейны яратам” дигән спорт фестивале инде җиденче тапкыр үткәрелә. Аның максаты – сәламәт яшәү рәвешен һәм хоккейны киң җәелдерү. Безнең бурыч – кышкы көннәрдә өйдә утырмыйча, урамга чыгу, яңа дуслар табу, вакытны файдалы итеп уздыру яхшырак икәнлеген күрсәтү, – дип уртаклашты Татарстан Республикасы хоккей Федерациясенең спорт-күмәк чаралар үткәрү буенча белгече Григорий
Козлов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев