Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Спорт

Хәрби батырлыклар спорт җиңүләреннән аерылгысыз

Татарстанның спорт календаренда тагын бер әһәмиятле чара барлыкка килде.

(Тәтеш, 14 апрель, “Тәтеш таңнары”). Тәтештә Россия Герое Соколовский Андрей Андреевич һәм махсус хәрби операция батырларына багышланган ирекле көрәш буенча ачык Республика турниры булды.

“Барс” спорт-сәламәт­ләндерү комплексында Татарстан, Пермь крае, Башкортстан, Мордовия, Чувашия, Ульяновск, Киров өлкәләре шәһәрләреннән һәм районнарыннан йөзгә якын спорт­­чы осталыкта көч сынашты. Яшь көрәшчеләрне хупларга аларның туганнары, дуслары, шәһәр мәктәп­­ләрендә укучылар килделәр, бу залда хөкем сөргән гомуми рух күтәренкелегендә чагылыш тапты. 

Район башлыгы урынбасары ­Евгений Курков сәламләү сүзендә болай диде:
– Үсеп килүче буынны Ватанны сак­лауга, кече ватанны данлауга спорт белән шөгыльләнү кебек шундый башка бернәрсә дә әзерләми. Ә хәрби батырлыклар спорттан аерылгысыз. Хәрби йөкләмәләрне үтәгәндә үз гомерләрен дә аямаучы сугышчыларыбызны, батыр тәтешлеләребезне олы хөрмәт белән искә алабыз. Ватаныбызны һәм Россия халкын яклап чыккан сугышчыларыбызның батырлыкларын һәм каһар­манлыкларын без һәрвакытта истә тотарга тиеш. Андрей Соколовский – Ватанга кыюларча хезмәт итү, үзенең хәрби бурычына тугры калу­ның якты үрнәге. Әлеге ярышлар һәркемгә дә, аеруча да үсеп килүче буын­га, намус, кыюлык һәм батырлыкның нәр­сә икәнлеген искә тө­шерер дип өметләнәм.

 – Бездәге малайлар һәм кыз­­ларның спорт белән шө­гыльләнү­енә, көндәлек кү­нек­­­мә­ләрдә үзлә­ре­нең холыклары чыныктыруларына, көчле була ­баруларына, үзләрендә намус, ва­тан­пәр­вәр­лек кебек иң яхшы рухи сыйфатларга ышанычлы булулары белән горурланам, – дип билгеләп үтте ТР спорт көрәше Феде­рациясе­нең беренче вице-президенты Ленар Гаянов һәм болай дип теләде:  
– Көрәшләр бары тик спорт келә­мендә генә булсын иде.

Россия Герое­ның якыннары һәм туганнары турнирга мәртәбәле кунак­лар буларак чакырылган иде. Андрей Соколовскийның апасы Елена Дмитриева район җитәкчелегенә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә күрсәткән игътибары һәм истәлек чарасын оештыручыларга рәхмәт белдерде. Ватанны саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Җыр сүзләре йөрәкне әрнетерлек булып ишетелде: 
...Бу утта кемнәрне югалттык, 
     Азатлык өчен кемнәр үлемгә барды,
 Аларның барысын да искә алыйк...

– Андрей ирекле көрәш белән шөгыльләнде. Күнегүләргә аны педагогика училищесында укыган апасы китерә иде. Үзенең тәртиплелеге, үҗәтлеге, максатына ирешергә омтылуы белән күңелдә уелып калды, – дип хатирәләре белән  уртаклашты Россия Героеның тренеры, РФның атказанган физик культура хезмәткәре Сәгыйть Ибраһимов.  

Ул кызыксындыргыч һәм матур көрәш теләп, турнирга старт бирде. 

Көрәш барышы җәлеп итәрлек һәм онытылмаслык булды, һәр көрәшче чемпион булырга омтылды. Җиңелгән катнашучыларның күз яшьләре, җиңүчеләрнең шатланулары. 

Тәтешнең ирекле көрәш мәктәбе спортчылары югары дәрә­җәдә физик һәм тактик әзер­лекле булуларын күрсәттеләр. Тәтеш­леләр тартмачыгында барлыгы 18 бүләк: алты алтын, биш көмеш һәм җиде бронза. Евгений Кулагин үсмерләр арасында  үз үлчәү авырлыгында пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Әсхәт Рахманов, Фәхри Биктимеров, Булат Шәрәфиев – көмеш, Илья Тухтаркин, Тимур Орешкин, Вадим Гурьев, Богдан Кокин бронза призер булдылар. Кира Пугачева, Рания Рахманова, Замина Дугалева, Дарья Мартынова, Наталья Храменкова кызлар арасында алтын медаль яуладылар. Виктория Похлебкина белән Маргарита Ежкова – көмеш, Амира Халикова, Полина Белова һәм Виктория Тайманова бронзага лаек булдылар. 

– Турнир район башлыгы Рәмис Сафиуллов булышлыгы ярдәмендә булды. Тәтеш автомәктәбе начальнигы Александр Колсанов оештыруда зур өлеш кертте. Күп сандагы иганәчеләрнең ярдәм итәргә теләк бел­дерүе хөрмәткә лаек, алар ярдәмендә атрибутика, кубоклар,  грамоталар, бүләкләр сатып алдык, спортчылар һәм аларның әти-әниләре өчен туклану оештырдык, башка оешты­ру мәсьәләләрен хәл иттек, – дип уртак­лашты турнирны башлап йөрүче Сәгыйть Ибра­һимов.

Гвардия сержанты Андрей Соколовский Казахстанда туган, ләкин кече яшьтән Тәтеш районында – әнисенең кече ватанында яшәгән. Шәһәрдәге 2нче урта мәктәпне, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. 2014 елда контракт буенча хәрби хезмәткә киткән. Таҗикстанда һәм Сириядә гадәттән тыш хәлләр шартларында йөкләмәләр үтәгән. “Хәрби батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Сириядә хәрби операциядә катнашучы” медальләре белән бүләкләнгән. 2022 елның 29 маенда Донецк өлкәсендә хәрби йөкләмәне үтәгәндә һәлак булган. 
РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 2022 елның августында ­Андрей Соколовскийга “Россия Герое” дигән исем бирелде.  
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт борьба