Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Кешеләр язмышы турында сөйләгез

Редакциябез игълан иткән “Бер фоторәсем тарихы” дигән бәйге тәмамланырга бер атнадан азрак вакыт калды.

 (Тәтеш, 30 июнь, "Тәтеш таңнары"). Редакциябез игълан иткән “Бер фоторәсем тарихы” дигән бәйге тәмамланырга бер атнадан азрак вакыт калды.

Һәрбер гаилә альбомында үткән гасырның 1920 – 1990 еллары белән даталанган аклы-каралы сурәтләр саклана. Үзегез өчен иң истәлекле тарихны безнең белән уртаклашыгыз. Анда гәүдәләндерелгән кешеләр язмышы турында сөйләгез. Ул сезнең туганнарыгыз, якын кешеләр яки дусларыгыз, хезмәт коллективы булырга мөмкин. Торак пунктларның (шәһәр һәм авыллар) фотосурәтләре хуплана. Фоторәсем кайда, кайчан һәм нинди шартларда төшерелүе бәлки сезгә мәгълүмдер? Бу хакта безгә языгыз. Татар телендәге иншалар аерым номинация буенча каралачак. Эшләрне 2019 елның 2 июленә кадәр “Авангард” гәҗите редакциясенә китерегез яки  tetucһ _awangard@rambler.ru электрон почтасына җибәрегез. Иң яхшы эшләр “Тәтеш таңнары” (“Авангард”) гәҗитендә һәм “Тәтеш таңнары” сайтында бастырылачак.

16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев