Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Концерт халкыбызның бик талантлы һәм дус икәнлеген күрсәтте

“Без бер гаиләдәй яшибез” дигән милли мәдәният фестивале бу юлы Нармонка авылы җирлегендә яшәүчеләрне кабул итте.

(Тәтеш, 21 апрель, “Тәтеш таңнары”). Чинчурино авылы мәдәният йорты залында кунакларны киң күңелле хуҗалар ипи-тоз һәм җыр белән каршыладылар. Халык иҗаты күргәзмәсендә үргән кәрҗиннәр, яулык­лар, чигешле пәрдәләр, шәлләр, туган якны су­рәтләгән картиналар, бәй­ләгән башмак­лар һәм башкалар урын алган. Нармонка урта мәктәбе укучылары ясаган агач авыл йорты күчермәсе үзенә җәлеп итте, хәтта чуар әтәчкә дә түбә башында урын табылган  – крестьян тормышыннан җылылык һәм киң күңеллелек бөркелеп тора. Чинчурино кешесе агач исе аңкып торган яңа умарта ояларын күрсәтте, эшчән бал ­кортлары үзләренә хуш килгән йортлары янында әйләнеп очачак. Аерым бер өстәлдә аш-су осталарының рус, татар, мордва, чуваш милли ­ризыклары куелган.

Тамашачылар иркен якты залга кереп утыргач, экраннан федераль яңалыклар чыгарылышы күрсәтелә башлады. Һәм менә могҗиза – “каналның корреспонденты”, аны авыл кешесе Мария ­Берд­никова уйнады, шунда ук безнең арада пәйда булды. Ул вакыйга урыныннан, “Туган ягыбызда, без җәннәттәге кебек яшибез” дигән концерт прог­раммасыннан, репортаж алу, безнең якларда гомер кичерүче халыкларның гореф-гадәтләрен, мә­дә­ниятләрен белү  өчен Тә­теш районына килгән. Авыл хатын-кызы Надежда Аввакумова аны ­кунакчыл каршылап, табын янына чакырды.  

Концертта Ангелина Маврина сәнгатьле итеп шигырь сөйләде, Надежда Волкова җырлады, ә Тәл­гать Хәкимов моңлы тавышы белән сокландырды.

Авыл кешеләре коррес­пондент белән уртаклашканча, районыбыз авыл­ларында гореф-гадәтләрне һәм йолаларны беләләр, хөрмәт итәләр, аларны буыннан-буынга кадерләп тапшырып баралар, рус халкының туй йоласы күренеше шуңа ачык дәлил булды.
Мария Аввакумова белән Светлана Нафикова шаян тамашада безнең пенсинер якташларның ничек яши башлаячагы хакында сөйләделәр. Тамашачылар мондый киләчәкне алкышлар белән хупладылар, әмма шунысын игътибарга алдылар – әбиләр җитешлектә яшәсәләр дә, үзләренең йорт хуҗалыгын һәм яшелчә бакчасын күзәтүсез калдыра алмая­чаклар, чөнки хезмәт сөючәнлек аларга әби-бабалардан килгән бит. 
Мәктәп укучылары да оста итеп җырлыйлар, бииләр, алардан башка бер генә иҗат чарасы да узмый.

Фәхретдиновларның гаилә дуэтына, чуваш хатын-кызлар ансамбленә, “Селяночка” вокаль ан­самбленә тамашачылар рәх­мәт хисләрен көчле алкышлар белән белдерделәр. 
Район башлыгы урынбасары Евгений Курков җыелучыларны сәламләп, безнең район башлыгы Рәмис Сафиуллов исе­меннән сәламәтлек, уңыш­лар, иминлек теләде. 

– Бүгенге кебек матур бәйрәмнәр халыкны бер­ләштерә, – дип бигеләп үтте Евгений Гаврилович, – бездәге кешеләрнең бик талантлы булуын күрсәтә, аларның хезмәт сөючәнлеген һәм дуслыгын тагын бер тапкыр дәлилли.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев