фото

Алар арасында Тәтеш рай­онында туып-үскән солдат та булган

Каберне тикшергән вакытта анда Кызыл ар­миянең хәбәрсез югалучылары булып исәпләнгән 12 хәрби хезмәткәре барлыгы ачык­ланган. Алар арасында Тәтеш рай­онында туып-үскән солдат та булган.

Олы Шәмәк авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан Василий Воробьевның туганнары аның шәхси әйберләрен: револьвер, лейтенант кубигы, каеш, портупея, компас, кайрак, кырыну җайланмасы, тарагын алып килеп журналистларга күрсәтергә булганнар, чөнки аның язмышы турында безнең газетабыз битләрендә элегрәк бас­тырылган иде. Исегезгә төшерәбез, узган ел, 79 елдан соң, яу кырында хәбәрсез югалган дип саналган якташыбыз – лейтенант Василий Михайлович Воробьев кайтты. Брянск өлкәсенең Почеп районы эзләү отряды Речица бистәсе янында табылган каберлектән совет солдатларының калдык­ларын казып алган. Каберне тикшергән вакытта анда Кызыл ар­миянең хәбәрсез югалучылары булып исәпләнгән 12 хәрби хезмәткәре барлыгы ачык­ланган.  

Нет комментариев