Кошки-Новотимбаево авыл җирлеге башлыгы Сергей Гаврилов гражданнар җыенында үткән елгы эшкә йомгак ясады. Торак пунктларда 324 кеше яши. Югыйсә аларның 141е – пенсия яшендәгеләр, эшкә яраклы кешеләрнең өлеше күбрәк. Алар нигездә “Агро-Союз” ҖЧҖда хезмәт куялар.
Чыгыш ясаучылар да ярдәм өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдереп, гамәлдәге үзара салым программасының яхшы нәтиҗәләрен билгеләп үттеләр. Җыелган акчага, республика субсидиясе исәбе белән, Чуаш Тайбасында, Максимовкада зират коймалап алынган. Быелгы планда Максимовка һәм Починок-Новольяшевода эшләрне дәвам итү, Салмановкада диодлы яктырткычлар урнаштыру күздә тотыла. Чуаш Тайбасында обелиск төзелгән.
Нет комментариев