Тәтешкә “Экодулкын” экспедициясе килде. Чәршәмбе көнне пристаньга, нәкъ төш вакытында, бортында сигез кешелек командасы булган кояш батареяларында эшләүче катамаран туктады. Санкт-Петербургтан килгән экспедиция маршрутында Тәтеш чираттагы пункт булды, аның максаты – су транспортында экологик технологияләрне алга җибәрү, яшьләрне фәнни-техник иҗатка тарту, илнең су ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтне киң җәелдерү һәм су транспортын үстерүгә игътибарны җәлеп итү.
Нет комментариев