Льяш авыл җирлеге эшчәнлеге турында аның башлыгы Ирина Тихонова чыгыш ясады. Ирина Алексеевна отчетында әйтелгәнчә, узган елда җирлек бюджетын үтәү буенча җирлектә планлаштырылган барлык чаралар: алга таба территорияләрне үстерүне оештыру, үзара салым программасы буенча акча җыю һәм аны тормышка ашыру (программаларда катнашучыларның саны арткан, акча нигездә 3 торак пункттагы зират территорияләрен коймалап алуга юнәлтелгән), территорияләрне төзекләндерү, салымнар җыю, җирлектәге мәктәптә белем бирү һәм авыл мәдәният йортында ял итүне оештыру, өч ФАПта медицина ярдәме күрсәтү башкарылган.
Нет комментариев