Кичә Тәтеш районы Бакырчы авылында җирлектәге кешеләргә профилактик тикшерү уздыру өчен республикада беренчеләрдән булып күчмә мобиль медицина комплексы үз эшен башлады. Мобиль поликлиника хезмәтен ачуда Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты.
Нет комментариев