Һава торышы явым-төшемле һәм кичке вакыт булуга карамастан, Тәтеш татар урта мәктәбендә җанлылык хөкем сөрде. Моның сәбәпчесе – ата-аналар комитетлары бәйгесе, ул әниләргә һәм әтиләргә берничә көнгә балачакка кайту мөмкинлеген беренче ел гына биреп калмый инде. Бәйгенең зона этабында көрәшүдә безнең районны тәкъдим итү хокукы өчен дүрт команда очрашты: “Экстрим” (Тәтештәге 1нче урта мәктәп), “Йолдызлы экипаж” (2нче мәктәп), “Ак җилкәннәр” (татар мәктәбе), “Дус балалар” (Олы Тархан мәктәбе).
Нет комментариев