Шушы көннәрдә Урюм авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Аның башлыгы Николай Краснов үзенең отчет докладында узган елда башкарылган барлык эшләр һәм алгы планнар – авыл кешеләре җитешлеген арттыруга юнәлдерелгәнлеген әйтте. Җирлек составында алты торак пункт бар, 457 йорт хуҗалыгында 1133 кеше теркәлгән һәм яши. Кешеләрнең иң күп исәбе Урюмда – 479, иң азы Пищемар поселогында – 1. Барлык авылларда да эшкә яраклы яшьтәгеләр гомуми исәптән 48 процент.
Нет комментариев